- РУС
- ТАТ
Казандагы архитектура истәлеге. XIX йөз уртасыннан сакланып калган бердәнбер татар сәүдә утары
Элеккеге Печән базары янында урнашкан. Бертуган Г.А.һәм Х.А.Абдуллиннар милке була.
Утар мәйданга каратып салынган һәм үзара капка белән тоташкан ике йорттан, берәр катлы ике кибеттән тора. Почмактагы корпусның ике ягы мәйданга һәм Печән базары урамына чыга, ә икенчесе – урам буйлап сузылган.
Ишегалды корылмалары таш келәтләрдән, агачтан салынган биналардан, ике торак флигельдән гыйбарәт. Утарның бер өлешен бакча били.
Башта 1850 елда ике кыеклы түбәле ике катлы таш йорт (1848 елгы үрнәк проект буенча) һәм Печән базары урамындагы кибетләр (1849 елгы үрнәк проект буенча) төзелә. Йорт фасады ике кат арасында һәм диварның югары өлешендә кәрнизләр, турыпочмаклы сандриклар, тәрәзә асты филёнкалары, кат саен ян-як пилястралар белән бизәлә. Кибетләрнең алгы ягында пилястралар белән кысаланган зур ишекләр алдавыч тәрәзәләр белән чиратлаша.
1858 елда аскы катында кибетләр урнашкан икенче йорт салына (1849 елгы үрнәк проект буенча), аның уң ягына почмактагы кибетләр корпусы килеп тоташа (1849 елгы үрнәк проект буенча). Беренче кат фасадының бизәлеше кибетләрнең алгы ягында да кабатлана. Йортның өске катын турыпочмаклы сандриклы, пилястралар белән кысаланган һәм астан филёнкаланган 5 тәрәзә бизәп тора.
Әлеге торак кат аерым ишекләр белән ирләр һәм хатын-кызлар ягына бүленгән була. Урам тарафына караган бүлмәләр, шул исәптән ян-яклары почмаклап киселгән мичләре булган квадрат зал, бер-берсенә анфилада ысулы белән бәйләнгән.
1859 елдагы янгыннан зыян күргәннән соң, утар ике ел эчендә элеккеге хәленә кайтарыла. XIX йөз ахырында икенче йорт киңәйтелә, кибетләр биегәйтеп салына.
Совет чорында йортларның эчке бүленеше үзгәртелә, фасадындагы бизәкләр өлешчә югала, почмактагы кибетләр урынында дүрт катлы торак йорт салына.
Абдуллиннар утарының архитектурасы классицизм юнәлешендәге әүвәлге эклектика стиленә карый.
Нугманова Г.Г. Образцовые проекты середины XIX в. в жилой застройке Казани // Памятники культуры. Новые открытия. М., 2000.
Автор – Г.Г.Ногманова
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.