Тарихы

XVIII йөз уртасында нигезләнә. Революциягә кадәрге чыганакларда Уратма-Поповка исеме белән дә искә алына.

1861 елгы реформага кадәр халкы алпавыт крестьяннары катлавына керә, алпавыт А.И.Нератовлар милкендә була (1860 елларда дәүләт эшлеклесе А.И.Нератовка карый, поселок белән янәшә алпавыт утары урнаша). Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында Сретение чиркәве (1866 елда алпавыт Ф.Е.Нератова акчасына төзелә; псевдоренессанс элементлары белән эклетика стилендәге архитектура истәлеге, хәзер эшләми, җимерелә), земство мәктәбе (1867 елдан), 2 су тегермәне, аракы заводы, 2 вак-төякләр кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 404,3 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр поселок Казан губернасының Чистай өязе Богородский волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Чистай кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Ширәмәт, 1963 елның 1 февраленнән – Чаллы, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Түбән Кама районында.

Хәзер – Ширәмәт авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1919 елда поселокта “Поповский хутор” совет хуҗалыгы оештырыла. 1931 елда аның җирлегендә И.А.Жуков исемендәге колхоз, 1951 елда Нариман исемендәге колхоз (Нариман авылы) белән берләшеп Сталин исемендәге колхоз (поселок – үзәк утар) була, 1957 елда “Прикамский” совхозында (үзәк утары – Ширәмәт авылы).

1996 елдан “Прикамский” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы эшли. 2001 елдан “Нижнекамскшина” акционерлык җәмгыятенең “Прикамский” ярдәмче хуҗалыгы, 2004 елдан “Союзагро” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең “Прикамский” төбәк җитештерү комплексы.

Халкы башлыча үсемлекчелек һәм сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

Поселокта башлангыч мәктәп (2009 елга кадәр), клуб эшли.

Поселок янында археология истәлекләре – Поповка I (неолит) һәм II (энеолит) туктаулыклары табыла.

Халык саны

1782 елда – 64 ир-ат;
1859 елда – 834,
1897 елда – 691,
1908 елда – 719,
1920 елда – 870,
1926 елда – 898,
1949 елда – 587,
1958 елда – 413,
1970 елда – 422,
1979 елда – 322,
1989 елда – 183,
2002 елда – 144,
2010 елда – 88,
2022 елда – 115 кеше (руслар).