Күбесенчә Төньяк ярымшарның уртача поясында таралган. Евразиядә урман-дала зонасы Карпатның көнчыгыш тау алдыннан Алтайга кадәр көнбатыштан көнчыгышка таба тоташ полоса булып сузыла, көнчыгыштарак (Урта Себер, Байкал аръягы, Ерак Көнчыгыш) таулар арасындагы казанлыклар һәм зур елга үзәннәре өчен типик күренеш.

Татарстанда урман-дала зонасы Кама аръягы территориясен, Идел алдының көньяк өлешен били.

Урман-дала зонасы өчен карлы салкын кыш, җылы һәм чагыштырмача дымлы җәй хас. Язын кар сулары эрү нәтиҗәсендә елгаларның ташуы, җәен су кимегәнлектән урыны-урыны белән кибүе күзәтелә.

Соры урман туфраклары, кара туфраклар (көлсуланган, селтесезләнгән һәм типик), урыны-урыны белән болын-кара туфраклар, катыр һәм солодлашкан туфраклар таралган. Туфраклар гумус күләменең югары булуы, үсемлек коелдыкларының акрын минеральләшүе, нык структуралары белән аерылалар. Туфракның югары табигый уңдырышлылыгы аларны авыл хуҗалыгы өлкәсендә киң кулланырга мөмкинлек бирә, әмма чамадан тыш күп кенә районнарда көчле туфрак эрозиясенә китерә.

Урман-дала зонасының табигый үсемлекләр дөньясы зур булмаган урман массивларының далаланган болыннар һәм болынлы дала участоклары белән чиратлашуыннан гыйбарәт. Урман-дала зонасының Европа өлешендә урман үсемлекләре составында имән, юкә, шулай ук көнбатышта корычагач (Татарстан территориясе буйлап ареалының төньяк-көнчыгыш чиге уза) һәм күгагач, Себердә каен, усак, карагай һәм нарат үсә. Урман үсемлекләре еш кына субүләргә туры килә. Табигый үләнчел үсемлекләр, башлыча саклаулы территорияләрдә, елга үзәннәре, ерым һәм сыза сөзәклекләрендә сакланганнар. Алар өчен үсемлек төрләренең төрлелеге, тамырчалы кыяклыларның һәм төрле төстәге үсемлекләрнең күплеге хас. Кыяклыларның гадәти вәкилләре — йонча, солыча, күрән, нечкә сабак, кылганнар үсә.

Урман (мәсьәлән, тиен, ак куян, поши) һәм шулай ук дала (шулай итеп үр куяны, зур кушаяк, йомраннар) хайваннары төрләре яши.

Урман-дала зонасы — аеруча үзләштерелгән һәм кеше күп яши торган территория. Авыл хуҗалыгы тармакларының көчле үсеше нәтиҗәсендә, кеше тарафыннан урман-дала зонасының табигый шартлары нык үзгәргән.