Биографиясе

1913 елның 25 сентябре, Чита шәһәре – 1990 елның 16 ноябре, Казан.

Мәскәү консерваториясенең тарих-теория факультетын тәмамлый (1947 ел).

1931–1934 елларда Көнчыгыш Себер эшче яшьләр театрында музыка бүлеге мөдире (Иркутск шәһәре).

1948 елдан Казан консерваториясендә укыта, музыка тарихы (1949–1967 еллар), музыка тарихы һәм теориясе (1971–1976 еллар), музыка белеме кафедрасы мөдире (1987–1988 еллар).

Фәнни эшчәнлеге

Татар музыка культурасына багышланган хезмәтләр авторы.

Я.М.Гиршманның фәнни эзләнү эшчәнлегендә Идел буе һәм Урал алды халыклары музыкасы тарихы һәм пентатоника проблемалары төп урынны алып тора.

Музыка агарту эшчәнлеге алып бара (лекция-концертлар, радиодан чыгышлар һ.б.).

Хезмәтләре

Салих Сайдашев. Казань, 1956;

Пентатоника и её развитие в татарской музыке. Казань, 1960;

Назиб Жиганов. М., 1975.