Гомуми мәгълүмат

Тула өлкәсенең көнчыгыш өлешендә урнашкан. 1924 елда Тула губернасы составында оештырыла, 1929 елдан – Мәскәү өлкәсенең Тула округы, 1937 елдан Тула өлкәсе составында (1942–1957 елларда Мәскәү өлкәсе составында). Мәйданы – 567 кв.км. Үзәге – Узловая шәһәре (Тула шәһәреннән 47 км ераклыкта урнашкан).

Халкы – 82539 кеше (2016 ел). Татарлар саны 2010 елда – 1104 кеше.

Татар җәмгыяте тормышы

Татарларның Узловая районы территориясендә яши башлавы 1935–1955 елларда Мәскәү өлкәсендәге күмер бассейнын үзләштерү белән бәйле. Башлыча, шахталар каршындагы Дубовка, Партизан, Поддубный поселокларында яшиләр.

Дубовка поселогында Сабан туе, 2014 елдан «Дуслык каруселе» халыклар дуслыгы фестивале үткәрелә.

Күренекле кешеләре

Узловая районында грек-рим көрәше буенча 1972 елгы Олимпия уеннары чемпионы Ш.Ш.Хисаметдинов туган.