Ф.И.Шаляпин портреты, Б.М.Кустодиев эше. 1920 ел

А.М.Горький әдәби-мемориаль музее. Казан

Биографиясе

1890 елга кадәр Казанда яши: чиркәү хорларында җырлый, опера, драма һәм оперетта труппаларында статист һәм хор җырчысы була; П.Чайковскийның Казан музыка сөючеләр җәмгыяте куйган «Евгений Онегин» операсында Зарецкий партиясен (1890), С.Монюшконың «Галька» операсында беренче тапкыр Стольник партиясен (1890, Уфа шәһәре) башкара.

1894 елда «Аркадия» бакчасында опера спектакльләрендә катнаша (Санкт-Петербург).

1894–1895 елларда Панаев театрында чыгышлар ясый (Казан).

1895–1922 елларда Мария (1918–1921 елларда сәнгать җитәкчесе) һәм Зур театрларда, Мәскәүдә С.Мамонтовның хосусый рус операсында, Тифлис операсында (шунда ук Д.Усатовтан җыр дәресләре ала) һәм башкаларда җырлый.

1897, 1899, 1909 елларда Казанда гастрольләрдә була.

1922 елдан чит илдә яши. Дөньяның төп опера сәхнәләрендә һәм киң танылган концерт залларында чыгышлар ясый.

Төп опера партияләре: Мефистофель (шул исемендәге әсәр буенча, А.Бойто), Фауст (шул исемендәге әсәр буенча, Ш.Гуно), Сусанин, Руслан («Патша өчен яшәү», «Руслан һәм Людмила», М.Глинка), Тегермәнче («Русалка», А.Даргомыжский), Кончак хан («Кенәз Игорь», А.Бородин), Борис Годунов, Досифей (шул исемендәге әсәр буенча, «Хованщина» М.Мусоргский), Иоанн Грозный, Варяг кунагы («Псковитянка», «Садко», Н.Римский-Корсаков) һәм башкалар.

Җырчының зур концерт репертуары төрле чорлар һәм стильләрнең вокаль әсәрләрен үз эченә ала.

Революция елларында демократик аудитория арасында Ф.И.Шаляпин башкарган «Эй, ухнем!», «Дубинушка» һәм башка рус халык җырлары киң таныла.

Гаҗәеп тавышы, искиткеч вокаль һәм актерлык осталыгы җырчыга дөньякүләм танылу китерә.

Дөнья музыкаль мәдәниятенә Шаляпин бәяләп бетергесез зур өлеш кертә.

Иҗаты

Ф.И.Шаляпин Борис Годунов ролендә

Шул исемдәге әсәр буенча, М.Мусоргский

Федор Шаляпин. 2009

«Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе

Истәлеге

1982 елдан Казанда ел саен Шаляпин Ф.И. исемендәге опера фестивале уздырыла.

1999 елда Казанда Ф.И.Шаляпинга һәйкәл куела (кара: Шаляпин Ф.И. һәйкәле).

Казанның бер урамы аның исемен йөртә.

Казанда Ф.И.Шаляпин һәйкәле. 1999 ел

Скульпторы А.В.Балашов

Бүләкләре

3 нче дәрәҗә Алтын йолдыз, 3 нче дәрәҗә Изге Станислав орденнары белән бүләкләнә.

Әсәрләре

Страницы моей жизни. М., 1976.

Маска и душа. М., 1989.

Әдәбият

Гольцман С.В. Ф.И.Шаляпин в Казани. Казань, 1986.

Ф.И.Шаляпин: летопись жизни и творчества: в 2 кн. Л., 1988–1989.