Идел елгасының югары террасасында, Салман һәм Нохрат елгалары субүләрендә, Әлки районы Иске Баллыкүл авылында.

Су өслегенең мәйданы 0,4 га. Су күләме якынча 16 мең м3. Озынлыгы 85 м, иң зур киңлеге 65 м. Уртача тирәнлеге якынча 4 м, иң зур тирәнлеге 10 м.

Күл карст процесслары нәтиҗәсендә барлыкка килгән. Формасы түгәрәк. Туенуы җир асты сулары исәбенә, тотрыклы.

Суы җиңелчә минеральләшкән, гидрокарбонат-хлорид-кальцийлы типта, нык болганчыклы, саргылт төстә. Үтә күренмәлелеге 7 см. Хуҗалык-көнкүреш максатларында файдаланыла.