ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы карамагында, киң профильле республика балалар дәвалау-диагноз кую комплексы; Казан медицина университеты һәм Казан медицина академиясе кафедраларының клиник базасы.

ТР, Идел һәм Урал буе балаларына стационар һәм хастаханәдән тыш медицина ярдәме күрсәтә.

1970 еллар уртасына кадәр республикада бердәм педиатрия хезмәте булмый; балалар бүлеге өчен Республика клиник хастаханәсендә 70 ятак-урын бүленә, алар, авыру төренә карап, өлкәннәр дәвалана торган бүлекләрдә урнаштырыла.

Республика балалар клиник хастаханәсе 1977 елда Казан шәһәре читендәге яшел массивта ачыла (3 дәвалау корпусы, 2 ярдәмче корпус).

1994 елда кардиохирургия, нейрохирургия, офтальмология һ.б. хезмәтләр күрсәтелүче яңа дәвалау корпусы сафка баса. Республика балалар клиник хастаханәсе стационарда — 104, поликлиникада 26 белгечлек буенча хезмәт күрсәтә. Компьютер һәм магнит-резонанс томографиясе, ангиография, гемодиализ, эндоскопик хирургия һ.б. заманча ысуллар кулланыла.

Балалар комплексы структурасын консультация поликлиникасы һәм 11 соматик, 12 педиатрия, 10 хирургия, 4 диагноз кую бүлекләрен берләштергән хастаханә, 4 реанимация-анестезиология хезмәте һәм параклиник хезмәт тәшкил итә. Республика балалар клиник хастаханәсе базасында Республика фәнни-гамәли үзәкләре — кардиология, пульмонология, уронефрология, иммунология, онкогематология; Республикаара үзәкләр — балалар хирургиясе һәм урология, ишетү сәләтен торгызу, сурдология, экстракорпораль детоксикация һәм бөер трансплантациясе, күчмә бригадалы реанимация-консультация хезмәте эшли.

Үзәкләр Н.П.Медведев, М.Р.Рокицкий, А.Ә.Ахунҗанов тарафыннан оештырыла. 1996 елда республикадагы демографик халәтне, авырулар санын, диспансер күзәтүе һәм иммунопрофилактика торышын, балалар үлеме очракларын анализлау белән шөгыльләнүче оештыру-икътисад һәм дәвалау-эксперт бүлеге ачыла. Республика балалар клиник хастаханәсендә 2000 ләп кеше эшли. Бер үк вакытта стационарда — 860, бер ел эчендә 25 мең бала дәвалана, 8 меңләп операция ясала; амбулаториядә көн саен 500 авыру кабул ителә.

Баш табиб — Р.Ф.Шәвәлиев (2010 елдан).

Автор — Е.В.Карпухин