- РУС
- ТАТ
Авыл хуҗалыгы фәннәре докторы (1999), профессор (2000)
1948 елның 25 июлендә Молотов өлкәсенең Октябрь районы Казаклар авылында туган.
Пермь авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый.
1966–1973 елларда Пермь өлкәсе предприятиеләрендә эшли. 1977–1979 елларда Пермь өлкәсенең Уинск районы Киров исемендәге колхозында баш агроном.
1979–1988 елларда Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтында өлкән фәнни хезмәткәр.
1988 елдан Казан аграр университетында җир төзүчелек һәм агроэкология кафедрасы мөдире.
Хезмәтләре май культуралары һәм күпьеллык үләннәр үстерү мәсьәләләренә карый.
Ф.Н.Сафиуллин Татарстан Республикасының туфрак-климат шартларында рапс, көнбагыш, шепкән, горчица һәм җитен үстерү технологияләрен эшли; бу культуралар республиканың 500 дән артык хуҗалыгының 55–60 мең га мәйданында чәчелә, күрше төбәкләр һәм өлкәләрдә 25–30 мең га мәйданда үстерелә (Мари Республикасы, Пермь өлкәсе, Чуаш Республикасы).
Җитештерүнең икътисади нигезләрен һәм фәнни нигезләнгән технологияләрен эшләгәне, рапсны эшкәртү һәм куллануны гамәлгә керткәне өчен Татарстан Республикасы Дәүләт бүләге бирелә (1997).
Татарстан Республикасының Мактау грамотасы белән бүләкләнә.
Масличные культуры: Производство и переработка. Казань, 2000 (автордаш).
Клевер луговой: на корм и семена. Казань, 2005 (автордаш).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.