Тарихы

XIX йөз башында нигез салына. 1917 елга кадәр торак пункт дача хуҗасының исеме белән – Лебедев дачасы дип атала.

1861 елгы реформага кадәр халкы алпавыт крәстияннәре (алпавыт М.А.Лебедев милкенә керәләр) катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук такта яру, умартачылык, балавыз әзерләү, тимерчелек, кәрҗин үрү, аучылык һәм балыкчылык (тотылган балыклар Вятка Аланы һәм Мамадышның ыслау заводларына җибәрелә; берничә йөз пот тозлаган, ыслаган, каклаган һәм тере балыклар ярминкәләрдә сатыла), чикләвек җыю (ел саен Алабуга һәм Казан ярминкәләрендә якынча 500 пот чикләвек сатыла) кәсепчелеге тарала.

XIX йөздә авылда Е.А.Лебедевның 12 казанлы поташ заводы эшли, ул Казан губернасыннан читтә дә билгеле була (поташ Түбән Новгород ярминкәсендә сатыла, Казанның сабын заводларына, пыяла заводларына пыяла җитештерү өчен җибәрелә). 1876 елда 8 мең сумга продукция җитештерелә, барлыгы завод елына 500 потка кадәр поташ җитештерә.

1872 елда авылда алпавыт Лебедевлар тарафыннан такта яру заводына нигез салына (төп җитештерү – бүрәнәләрне һәм юкә түмәрләрен тактага яру; пар машинасы һәм 40 ат көчле ике пар казаны белән җиһазланган була; ел саен 32200 сумга продукция җитештерелә; 1902 елда предприятиенең еллык җитештерүе 63 мең сум тәшкил итә; Әстерханда вәкиллеге була. 1910 елда такта яру заводы реконструкцияләнә, агач бина үзгәртелеп кирпечтән корыла).

1886 елда авылда мичкә һәм кечкенә кисмәкләр җитештерүче 2 вак һөнәрче эшли. 1898 елгы мәгълүматлар буенча, земство мәктәбе була.

XX йөз башында А.А.Лебедевның хосусый мәктәбе, почта-телеграф бүлеге, такта яру заводы, 3 сумала-скипидар заводы, дегет заводы, юртак һәм эш атлары үрчетү заводы, ашлык эшкәртү өчен ашлык киптергеч, пассажирлар һәм йөк ташу (агач ташу өчен махсуслашкан) пристаньнар, вак-төякләр кибете эшли.

1910 елда Покров Пресвятой Богородицы гыйбадәтханәсе ачыла (сакланган; дини архитектура истәлеге).

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Мамадыш өязе Келәүш волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Мамадыш кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Тәкәнеш, 1932 елның 1 гыйнварыннан – Мамадыш, 1935 елның 10 февраленнән – Тәкәнеш, 1963 елның 1 февраленнән – Мамадыш, 1965 елның 12 гыйнварыннан Кукмара районында. 1938–2004 елларда Лубян шәһәр тибындагы посёлок статусында була.

Хәзер Лубян авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1917 елдан соң Лебедевларның такта яру заводы национализацияләнә, 1920 елда “Крестьянин” исемен ала. Агачны механик эшкәртү буенча республикада иң яхшы предприятие санала. 1967 елда Лубян урман сәнәгате хуҗалыгын бетерүгә кадәр анда агач хәзерләү зур күләмдә алып барыла (бер елга 67285 кубометр чимал). 1990 елларда җитештерү күләме кинәт кими, 2010 елда “Лесопункт” һәм “Лубян агач эшкәртү заводы” ябыла.

Мәгариф һәм мәдәният

1921 елда авылда Лебедевларның элекке утарында урман техникумы ачыла (1888 елдан Уфа губернасының Минзәлә өязе Биклән авылында булган урман кондукторлары әзерләү өчен Биклән урман мәктәбе җирлегендә; оештыручысы һәм беренче мөдире (1921–1923 елларда) – С.А.Николаев).

Техникум үсешенә директорлар И.С.Понамарёв һәм К.С.Богомолов зур өлеш кертә. 1970 елда техникум укыту-тәҗрибә урман хуҗалыгы (1934 елда оештырыла) белән берләштерелә һәм Лубян урман хуҗалыгы техникумы итеп үзгәртелә. 1987 елда аның составына урман заводы күчерелә.

2012 елда Лубян урман-техник көллияте итеп үзгәртелә. Укытудан тыш, анда халык куллану товарлары эшләп чыгарыла (такталар, тышлый торган такта, рәшәткә, буралар һәм агачтан ясалган әйберләр).

Көллият каршында табигать музее һәм төбәк тарихын өйрәнү музее эшли (икесе дә – 1961 елдан, оештыручысы – А.С.Кульгеев).

Техникумны тәмамлаучылар: ТАССР ягулык сәнәгате министрлары П.В.Владимиров һәм М.Г.Ганиев, Саба урман хуҗалыгы директоры Н.М.Миңнеханов, ТР авыл хуҗалыгы министры А.А.Назыйров, Удмурт Республикасының урман һәм кәгазь cәнәгате министры А.С.Перевозчиков.

1926 елда башлангыч мәктәп ачыла (алпавыт Лебедевның элекке йортында урнаша), 1937 елда – җидееллык, 1949 елда урта мәктәп (1986 елда яңа бина төзелә) итеп үзгәртелә.

Мәктәп каршында 2016 елда музей ачыла (оештыручысы – Ф.К.Фәрхуллина).

Авылда шулай ук 4 нче балалар бакчасы (1938 елдан) һәм 2 нче балалар бакчасы (1950 елдан), участок хастаханәсе (1990 елдан), мәдәният йорты (2007 елдан яңа бинада), 2 китапханә (1921 елдан), мәчет (2002 елдан), Изге Вениамин чиркәве (2015 елдан), картлар һәм инвалидлар йорты, кунакханә, җәмәгать мунчасы, хоккей коробкасы (2010 елдан) бар.

Мәдәният йорты каршында “Сударушки” балалар хореография коллективы (2002 елдан) эшли.

Авылда XIX йөз ахыры – XX йөз башы архитектура истәлекләре сакланган (башлыча модерн элементлары белән рус агач төзелеш сәнгате традицияләрендә): зур һәм кече хуҗа йортлары, хуҗалык йорты, ат абзары бинасы (хәзер ашханә), карета сарайлары (хәзер остаханәләр), элекке ашлык киптергеч бинасы, такта яру заводы бинасы фасады (1910 елгы корылма) һәм кирпеч склад (XX йөз башы).

Авыл территориясе буенча Лубян елгасы ага (1989 елдан табигать истәлеге), торак пункт үзәгендә чыршы һәм наратлар үскән, куе куаклыклы алпавыт паркы сакланган. Шулай ук аеруча саклаулы объектлар булып, 1910 елда булдырылган 3,6 гектар мәйданда эталон утыртылган агачлар санала.

Күренекле кешеләре

М.З.Гобәйдуллин (1959–2014) – ТРның атказанган урманчысы, хакимият-хуҗалык хезмәткәре, Лубян урман-техник көллияте директоры (2004–2014 елларда);

Н.В.Степанова (1965 елда туган) – гигиенист, медицина фәннәре докторы.

Белорус ССРның атказанган урманчысы, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, экология юнәлешендәге урманчылык фәнни мәктәбенә нигез салучы Б.Д.Жилкинның тормышы һәм эшчәнлеге Лубян авылы белән бәйле, ул 1921 елда С.А.Николаев белән бергә урман техникумын ача. 1926 елга кадәр Лубян авылында эшли һәм яши, аннары Казанга күченә.

Халык саны

1859 елда – 36,
1897 елда – 185,
1908 елда – 148,
1920 елда – 370,
1926 елда – 620 (Гурьевка авылы халкы белән),
1938 елда – 1707,
1959 елда – 6152,
1970 елда – 3530,
1979 елда – 2562,
1989 елда – 2183,
2002 елда – 1895,
2010 елда – 1697,
2017 елда – 1720 кеше (татарлар – 49%, руслар – 44,8%).