Тарихы

1698 елдан мәгълүм. 1920 елларга кадәр, Татар Чагылдымы авылы белән бергә, Чагылдым дип атала.

1720 еллардан халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә, 1835–1860 елларда Уделлар ведомствосы карамагында була. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында мөселман гыйбадәт йорты, чиркәү-приход мәктәбе, сәүдә-сәнәгать оешмасы эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 453,8 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Сембер губернасының Буа өязе Борындык волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Буа кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Буа, 1935 елның 25 гыйнварыннан – Будённый, 1938 елның 4 августыннан – Олы Тархан, 1959 елның 12 октябреннән – Тәтеш районында.

Хәзер – Бакырчы авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда «Ленин сулепе» колхозы оештырыла. 1950 елда, после объединения с колхозами «Кызыл Шәрык» (үзәк утары – Татар Чурапаны поселогы; 1951 елда Татар Чурапаны поселогы «Красное Черепаново» колхозы (үзәк утары – Чуаш Чурапаны авылы) карамагына күчерелә) һәм «Чулпан» (үзәк утары – Татар Чагылдымы авылы) колхозлары белән берләштерелгәннән соң, эреләндерелгән хуҗалык «Чулпан» колхозы дип атала. 1951 елдан авылда – «Алга» колхозы (үзәк утары – Бакырчы авылы), 1995 елдан – шул ук исемендәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2007–2014 елларда җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте эшли.

Халкы башлыча «Бакырчы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә, крестьян-фермер хуҗалыгында авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнә (терлекчелек).

Мәгариф һәм мәдәният

2013 елга кадәр башлангыч мәктәп эшли.

Авылда клуб (1968 елдан), фельдшер-акушерлык пункты бар. Клуб каршында «Пилеш» фольклор коллективы эшли (2006 елдан).

Халык саны

1859 елда – 154,
1897 елда – 327,
1913 елда – 366,
1920 елда – 437,
1938 елда – 332,
1949 елда – 442,
1958 елда – 404,
1970 елда – 241,
1979 елда – 176,
1989 елда – 102,
2002 елда – 90,
2010 елда – 71,
2021 елда – 60 кеше (чувашлар).