Урман кисү, аны чыгару, ботакларын чабу, диләнкеләрне чистарту, чималны беренчел эшкәртү кебек төп һәм ярдәмче эшләрне үз эченә ала.

XVIII йөзнең 1 нче чирегендә корабльләр төзү эше үсеш алганнан соң, Идел буе имәнлекләре тыюлыкка әверелдерелә, алар Балтыйк һәм Кара диңгез флотлары өчен имән агачы әзерләүнең төп чыганагы була. Корабль төзүгә яраклы агач белән Санкт-Петербург верфе, шулай ук Әстерхан һәм Архангельск портлары тәэмин ителә. Казан адмиралтействосы мәгълүматларына караганда, 1803–1810 елларда гына да губернада 295 мең м3 кыйммәтле имән агачы әзерләнеп озатылган. XIX йөзнең 2 нче яртысында урманны тәртипсез рәвештә күпләп кисү башлана. Гражданнар сугышы һәм Бөек Ватан сугышы елларында урман хәрби сәнәгать һәм ягулык кризисыннан котылу максатында киселә. Тимер юл буйларындагы әзерләү һәм чыгару өчен уңайлы урыннардагы урман күпләп юк ителә.

ТРда һәр елны 1,9 млн м3 тирәсе агач әзерләнә, шул исәптән 700 мең м3 чамасы агач карап-тәрбияләп үстерү максатыннан киселә.

Республика урман хуҗалыгында эш 2 юнәлештә алып барыла: урман хуҗалыгын үстерү һәм ярдәмче-сәнәгый җитештерү. Хуҗалыклар компенсацияне өлешчә ярдәмче-сәнәгый җитештерүдән килгән акчадан алалар. 2002–2006 еллар эчендә эшкәртү һәм читкә озату өчен агач әзерләү һәм чыгару елга 400 мең м3 тәшкил итә. Агач эшкәртү нәтиҗәсендә төзү эшенә яраклы агач, баганалар, бүрәнәләр, такта, рәшәткә материаллары, утын һ.б. алына. Бура, ишек-тәрәзә блоклары, әрҗә-тартма комплектлары, киселгән әзерләнмәләр, фанер, сувенирлар һ.б. төрле җитештерү-техник эшләнмәләр һәм көнкүреш кирәк-яраклары җитештерелә. Эшләп чыгарыла торган товарның ассортиментын яңарту буенча да шактый эш башкарыла: вак һәм тирәнтен эшкәртү таләп итә торган әйберләр - умарта, умарта рамнары, мунча кирәк-яраклары, сыр өчен аскуймалар, өстәл-урындыклар, хоккей калканнары, салат өчен савытлар җыелмасы, филёнкадан ишекләр, үргән әйберләрнең яңа төрләре, беседкалар һ.б. эшләнә. Урман кисү калдыкларыннан һәм вак-төяк агачлардан хуҗалык һәм торак төзелешләре өчен арболит блоклар ясыйлар. Яшел Үзән фанера җитештерү заводы, шулай ук бераз күләмдә Уфа фанера-мебель комбинаты, Киров өлкәсендәге заводлар чимал белән тәэмин ителә.

Автор — И.Н.Зарипов