Биографиясе

1939 елның 10 апреле, Әлки районы Чуаш Кичүе авылы – 2011 елның 9 марты, Казан, туган авылында җирләнә.

Казан университетын тәмамлаганнан соң (1963 ел), СССР Фәннәр Академиясенең Казан филиалы Тел, әдәбият һәм тарих институтында эшли.

1973 елдан Казан мәктәпләрендә татар теле укыта.

1980–1994 елларда Татарстан китап нәшриятында әдәби басмалар мөхәррире.

Иҗаты

«Сәрвиназ» (1986 ел), «Ачыл, күңел!» (1989 ел), «Иделләр казанында» (1999 ел), «Мәрхәмәт» (2005 ел), балалар өчен «Кырмыскалар өендә» (1991 ел), «Урман радиосы» (1995 ел), «Җайдак малай» (2007 ел) шигырь жыентыклары, «Бакый сагыш» (2009 ел) публицистика китабы авторы.

Рәхимованың иҗаты фәлсәфи мотивларга, халыкның яшәеше турында лирик уйлануларга бай.

Татарстан Республикасының Мактау грамотасы белән бүләкләнә (1994 ел).

Татарстан Республикасы Язучылар берлегенең А.Алиш исемендәге бүләге лауреаты (2009 ел).

Әдәбият

Әдипләребез: Биобиблиогр. белешмәлек. Казан, 2009. Т. 2.