Гомуми мәгълүмат

Россия Федерациясенең Европа өлешенең кырый төньяк-көнчыгышында, Печора, Вычегда һәм Мезень елгалары бассейнында, Төньяк-Көнбатыш федераль округ составында урнашкан.

1921 елда Коми автономияле өлкәсе буларак оештырыла, 1936 елда Коми АССР итеп үзгәртелә; 1992 елдан хәзерге исемен йөртә. Мәйданы – 416,8 мең кв.км. Башкаласы – Сыктывкар шәһәре (Мәскәү шәһәреннән 1004 км төньяк-көнчыгыштарак урнашкан).

Халкы – 856,8 мең кеше (2016 ел). Татарлар саны 2010 елда – 10779 кеше (1939 елда – 970, 1959 елда – 8689, 1970 елда – 11906, 1979 елда – 17836, 1989 елда – 25980, 2002 елда – 15680 кеше).

Хәзерге вакытта татарлар Усинск (3170), Воркута (2382 кеше), Сыктывкар (1377), Ухта (1242), Инта (578), Печора (485), Сосногорск (351), Вуктыл (220 кеше) шәһәрләрендә тупланып яшиләр. Княжпогост (203), Усть-Вымь (165), Удор (141), Сысола (90), Троицк-Печора (70), Корткерос (69), Сыктывдин (61), Усть-Кулом (45), Прилуз (36), Усть-Цильма (12) һәм Ижма (11 кеше) районнарында да татарлар бар.

Республика территориясендә татарлар

Республика территориясендә татар җәмгыяте 1930 елларда Печора күмер бассейны чыганагын эшкәртү белән бәйле рәвештә оеша башлый.

1950 елларда Коми АССРда татарлар шактый күбәя. Урта Идел буе һәм Урал буе республикалары һәм өлкәләреннән күчеп килүчеләр нефть, газ тармакларын үстерүдә актив катнаша.

Татар җәмгыяте тормышы

Татар һәм башкортларының республика милли-мәдәни автономиясе (Усинск шәһәре, 1991 елдан, рәисе – Г.Ә.Бәдретдинова); төбәк иҗтимагый оешмалары – татарларның милли-мәдәни автономиясе (1997 елдан, Сыктывкар шәһәре, рәисе – М.Х.Ончева), «Бердәмлек» (1997 елдан, Ухта шәһәре, рәисе – Л.К.Потапова), «Идел» (1997 елдан, Инта шәһәре), «Риза» (1998 елдан, Княжпогост районы Емва поселогы), «Чулпан» (2003 елдан, Воркута шәһәре) һәм «Якташ» (2003 елдан, Вуктыл шәһәре) татар һәм башкорт милли-мәдәни автономияләре; «Болгар» татар-башкорт иҗтимагый-мәдәни үзәге (1992 елдан, Усинск шәһәре, рәисе – Г.Ә.Бәдретдинова), Усинск (2002 елдан) һәм Ухта (2006 елдан) татар һәм башкорт яшьләре оешмалары эшли.

Ненецк автономияле округында «Дуслык» татар һәм башкортларның милли-мәдәни автономиясе рәвешенлә (2002 елдан, Нарьян-Мар шәһәре, рәисе – Ф.Ф.Вафин) Коми Республикасы татарлары һәм башкортлары республика милли-мәдәни автономиясе вәкиллеге бар. Республикада яшәүче татарларның һәм башкортларның өч съезды була.

Мөселман Диния нәзарәте, Ислам мәдәнияте үзәге, мәчет (барысы да – Усинск шәһәрендә), «Нур мәхәлләсе» мөселман дини җәмгыяте (2000 елдан, Сыктывкар шәһәре) эшли.

Татарларының иҗтимагый-мәдәни тормышы үзәге – Усинск шәһәре. Шәһәр мәктәпләрендә татар теле факультатив дәрес буларак укытыла (1992–1996 елларда  – өч, 1996–1998 елларда – ике, 1998 елдан бер мәктәптә укытыла, хәзерге вакытта ул Усинск (2005 елдан) һәм Ухта (2009 елдан) милли-мәдәни автономияләр каршындагы төркемнәрдә өйрәнелә.

1995–1997 елларда монда «Туган як авазлары» телевидение һәм «Җомга» радио тапшырулары эфирга чыга. «Болгар» шәһәр иҗтимагый-мәдәни үзәге каршында шул ук исемдәге татар һәм башкорт җыр ансамбле, «Таң йолдызлары» татар яшьләре эстрада һәм халык җырлары ансамбле, «Агыйдел» балалар халык биюе хореография ансамбле, «Ләйсән» балалар татар җыры ансамбле, «Мирас» хатын-кызлар клубы оештырыла. Усинск татарлары турында «Халкым минем» документаль фильмы төшерелә.

Воркутада М. Сәлимҗанов исемендәге татар театры (2003 елдан), Вуктылда балалар, яшьләр спорт мәктәбе каршында милли көрәш секциясе (2005 елдан), Ухта шәһәрендә «Дуслык» татар-башкорт җыр ансамбле, «Ихтирам» өлкәннәр клубы (2002 елдан) эшли.

1992 елдан республика дәрәҗәсендә Сабан туе бәйрәме, 2002 елдан татар-башкорт җыры шәһәр һәм республика фестивальләре уздырыла.

Күренекле кешеләре

  • СССР Дәүләт бүләге лауреаты М.Ш.Әхәтов,
  • Хезмәт Кызыл Байрагы ордены кавалеры Н.Г.Кәлимуллин,
  • РФнең атказанган табибе Н.Н.Муракаев,
  • җырчы, РФнең атказанган артисты Ә.Коротаеваның тормышы һәм эшчәнлеге Коми Республикасы белән бәйле.