Эчтәлек

Үзәге — Царёвококшайск шәһәре (1584 елда Кече Кокшага елгасының уң ярында кальга буларак нигезләнә; хәзер Йошкар-Ола шәһәре).

Илләт, Царёвококшайск янәшәсеннән аккан Олы һәм Кече Кокшага елгалары буйларындагы җирләрдән оеша.

1708 елда Казан губернасының состав өлешенә әверелә.

1781–1796 елларда Казан наместниклыгында, аннары кабат Казан губернасында.

Төньякта — Вятка губернасының Яранск һәм Уржум өязләре, көнбатышта — Казан губернасының Козьмодемьянск, көнчыгышта — Казан, көньякта Чабаксар өязләре белән чикләшә. Мәйданы 7118,4 кв. чакрым.

Халкы — 125715 кеше, шул исәптән 56,6 % марилар, 22,3% татарлар, 21 % руслар (1901).

Административ нисбәттә өяз Арбан, Олы Шигак, Вараксин, Күлле Киме, Кшклау, Морки, Петриков, Ронга, Себеусад, Сотнур, Шиньши волостьларына бүленә (ХХ йөз башы).

Халкы игенчелек белән шөгыльләнә, әмма җирләрнең 13 % ы гына сөрелә. Өяз территориясенең зур өлешен урманнар били, шуңа күрә урман кәсепләре киң тарала. Өяздә Куженер һәм Воскресенск пыяла заводлары, 137 мәктәп, шул исәптән 19 татар мәктәбе эшли.

1920 елда Царёвококшайск (Чар) өязе Мари автономияле өлкәсе составына керә.

Әдәбият      

Дерюжев И.О. Очерк 290-летнего состояния г. Царёвококшайска и его уезда (1584–1874). К., 1876; 

Айплатов Г.Н. Город Царёвококшайск и его уезд в XVII–XVIII вв. // Страницы истории Марийского края. Йошкар-Ола, 1970.

Автор — Д.Г.Мостафина