1781 елның 13 марты, Бишофтайниц шәһәре, Богемия — 1840 елның 30 ноябре, Вена шәһәре.

И.М.Симоновның һәм Н.И.Лобачевскийның остазы.

1803 елда Прага университетын тәмамлый.

1806–1807 елларда Вена обсерваториясендә астроном булып эшли.

1807–1809 елларда Краков университетының астрономия кафедрасын һәм обсерваториясен җитәкли.

1809 елда Россиягә күчеп килә. 1810 елдан Казан университеты профессоры. Казан шәһәр астрономия обсерваториясенә нигез салучы (1814), биредә аның җитәкчелегендә системалы астрономик күзәтүләр башланып китә.

1816 елда Австриягә кире кайта, Офен шәһәре обсерваториясендә эшли,

1819–1840 елларда Вена обсерваториясе директоры.

Төп хезмәтләре гамәли һәм теоретик астрономия мәсьәләләренә карый. Системалы төстә зур һәм кече планеталарны, комета һәм метеорларны күзәтә. «Теоретик һәм гамәли астрономия» («Theoretische und practische Actronomie», V. 1–3, W., 1821–27) курсын яза.

Астрономияне популярлаштыручы буларак та таныла; аның «Күк серләре» («Die Wunder des Himmels», V. 1–3, Stuttg., 1834–36) хезмәте — үз вакыты өчен астрономиянең иң яхшы һәм иң тулы аңлатма китабы — күп тапкырлар басыла (рус телендә — «Тайны небес», СПб., 1904). Айдагы бер кратер Л. исеме белән аталган.

Автор – Р.Г.Усманов