- РУС
- ТАТ
Татарстанның Теләче районындагы авыл, Нырсы елгасы буенда, Теләче авылыннан 42 км көнчыгыштарак урнашкан
1680 елдан мәгълүм.
XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, тимерчелек һәм күн итек тегү кәсепчелеге таралган була.
XX йөз башында авылда чиркәү-приход мәктәбе (1884 елда ачыла), җил тегермәне, 2 вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 1049,2 дисәтинә тәшкил итә.
1920 гелга кадәр авыл Казан губернасының Мамадыш өязе Әбде волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Мамадыш кантонында.
1930 елның 10 августыннан – Саба, 1935 елның 10 февраленнән – Тәкәнеш, 1963 елның 1 февраленнән – Саба, 1991 елның 4 октябреннән – Теләче районында.
Хәзер – Әбде авыл җирлегендә.
1930 елда авылда «Красная заря» колхозы оештырыла, 1957 елдан Тәкәнеш районының «Ныртинский» (үзәк утары – Нырты совхозы поселогы, хәзер Татарстан Республикасының Кукмара районы), 1965 елдан – Саба районының (үзәк утары – Әбде авылы), 1991 елдан Теләче районының «Абдинский» совхозларында.
1993 елда (башка мәгълүматлар буенча, 1996 елда) «Абдинский» күмәк предпритиесенә, 2003 елда –«Абдинский» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативына үзгәртелә (2008 елга кадәр эшли). Хәзер «Әбде» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, Д.К.Гариповның крестьян-фермер хуҗалыгы бар.
1859 елда – 383,
1897 елда – 552,
1908 елда – 486,
1920 елда – 507,
1926 елда – 527,
1970 елда – 100,
1979 елда – 60,
1989 елда – 17,
2002 елда – 12,
2010 елда – 10,
2020 елда – 5 кеше (руслар).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.