Тарихы

1565–1567 еллардан мәгълүм. Революциягә кадәрге чыганакларда Югары Керәшен Сәрдәсе исеме белән дә искә алына.

XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында авылда земство мәктәбе (1868 елда ачыла), 3 ярма яргыч, тимерчелек, 2 мануфактура һәм 4 вак-төякләр кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 1479 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Лаеш өязе Казиле волостена керә.

1920 елдан – ТАССРның Лаеш кантонында, 1927 елның 14 февраленнән – Балык Бистәсе, 1930 елның 10 августыннан – Питрәч районында.

Хәзер – Керәшен Сәрдәсе авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авылда “Заря” колхозы (беренче рәисе – Н.С.Яковлев) оештырыла. 1943–1950 елларда – “Заря” һәм Чкалов исем. ике колхоз була. 1950 елда “Заря” колхозына берләштереләләр (авылда үзәк утар урнаша), 1951 елда колхозга “Социализм” (Колкамәр авылы), “Красный маевец” (юкка чыккан Рус Сәрдәсе авылы), “Иксуар” (Иксуар авылы) колхозлары, 1960 елда – Туйбахтин исем. (Татар Казысы авылы) һәм “Парижская коммуна” колхозлары (Казиле, юкка чыккан Югары Рус Казиле, Комаровка, Новая Гремячка авыллары) керә.

1966 елда “Заря” колхозыннан мөстәкыйль “Татарстан” колхозы аерылып чыга (үзәк утары – Татар Казысы авылы; хуҗалыкка шулай ук Казиле авылы да керә). 1995 елда “Заря” крестьян хуҗалыклары ассоциациясе, 1997 елдан – “Заря” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2005 елдан – “Таң” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2006 елдан – “Таң” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте (2007 елга кадәр) эшли.

Халкы башлыча үсемлекчелек, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1934 елда авылда башлангыч мәктәп ачыла (элеккеге сәүдәгәр Н.М.Максимов йортында урнаша), 1966 елда – сигезьеллык, 1967 елда – урта, 2017 елда – тулы булмаган урта мәктәп итеп үзгәртелә.

1988 елда мәктәп музее (оештыручысы – А.Г.Никифорова), 2003 елда мәктәп экспозициясе базасында туган якны өйрәнү музее, 2010 елда Питрәч туган якны өйрәнү музее филиалы оештырыла.

Авылда:

  • мәдәният йорты (1931 елдан клуб буларак, кулак буларак сөрелгән А.Максимов йортында урнаша, 1970 елдан яңа бинада),
  • китапханә (1930 елдан уку өе, беренче избач – И.Н.Александров), 1966 елдан терлекчелек йортында урнаша, 1970 елдан мәдәният йортында),
  • фельдшер-акушерлык пункты (1935 елдан 1956 елга кадәр шәхси йортларда урнашкан, 1957 елдан махсус бинада, 1990 елдан элеккеге авыл советы бинасында, 1998 елдан балалар бакчасында, 2015 елдан типик бинада),
  • Изгеләндерүче Николай Угодник исем. чиркәүдә (2006 елдан иганәче Мухинның акчасына салына) гыйбадәт кылу татар телендә үткәрелә.

Авыл читендә төзекләндерелгән Барлык Изгеләр чишмәсе (Г.П.Семёнов һәм Н.И.Ермолаев акчасына төзелә), 3 гыйбадәт хачы һәм Николай Чудотворец кәшәнә-купеле (2008 елдан эшмәкәр Н.А.Мухин акчасына корыла) бар.

Мәдәният йорты каршында:

  • “Чулпы” керәшен җырлары фольклор ансамбле (1986 елдан, 2006 елдан халык, оештыручысы – А.А.Дементьев һәм Е.Н.Козлова),
  • “Сәяр” керәшен вокаль ансамбле (2011 елдан, 2018 елдан халык),
  • “Елмай” балалар вокаль ансамбле (2012 елдан) эшли.

Авыл янында археология истәлекләре – Керәшен Сәрдәсе I табылдыклары (неолит дәвере – бронза гасыр), Керәшен Сәрдәсе II табылдыклары (монголларгача чор болгар ядкәре) табыла.

Күренекле кешеләре

Н.В.Максимов (1956 елда туган) – тел белгече, филология фәннәре кандидаты, К.Насыйри исем. бүләк лауреаты.

Халык саны

1782 елда – 66 ир заты;
1859 елда – 553,
1897 елда – 989,
1908 елда – 1144,
1920 елда – 1259,
1949 елда – 864,
1958 елда – 862,
1970 елда – 882,
1979 елда – 791,
1989 елда – 594,
2002 елда – 477,
2010 елда – 401,
2020 елда – 362 кеше (керәшен татарлар).