Гомер еллары: 1496 яки 1497 – 1549 ел.

Дин әһеле гаиләсеннән.

Гомеренең соңгы елларында Мөхәммәдъяр Казанда Мөхәммәдәмин хан төрбәсенең караучы-мөҗавире булып тора.

1549 елның көзендә Иван IV гаскәре Казанны камаганда һәлак була.

«Төхфәи мәрдан»

Мөхәммәдъярның безнең көннәргәчә сакланып калган ике поэмасы һәм бер шигыре мәгълүм.

«Төхфәи мәрдан» («Егетләр бүләге», 1539 – 1540) лироэпик поэмасында шагыйрьнең гуманистик карашлары, кешеләр тату, тыныч яши торган идеаль җәмгыять турындагы хыяллары чагыла.

Поэманың лейтмотивы, социаль-этик концепция үзәге булып гаделлек идеясе тора.

Игътибарның төп объекты – табигать тарафыннан акыл, матурлык, чибәрлек, нәфислек, тугрылык, тыйнаклык бирелгән кеше. Мөхәммәдъяр фикеренчә, кеше үзен җәмгыятькә хезмәт итүгә, тәкәбберлек, мактанчыклык, икейөзлелек белән көрәшүгә багышларга тиеш.

Поэма лирик чигенеш белән чиратлашкан, аның аерым кисәкләрен бәйләп, шулай ук аны бербөтен иткән җиде хикәяләүдән тора. Шаһ Һарун, акыл иясе Заһид, мәрхәмәтле кыз, аның усал әтисе һ.б. турында язылган зур булмаган гыйбрәтле хикәяләрдә автор шул заманның гореф-гадәтләрен тасвирлый.

Үзе яшәгән җәмгыять төзелешен ул ислам әхлагы принципларыннан, Мөхәммәд пәйгамбәр һәм аның сәхабәләре тәгълиматыннан чыгып бәяли.

Мөхәммәдъярның гуманистик вәгазенең максаты – әхлакны төзәтү, шәхес һәм җәмгыятьтәге мөнәсәбәтләрне камилләштерү һәм шуның аша Аллаһка якынаю.

Мөхәммәдъярның җәмгыять тормышында, шәхеснең формалашуында телнең роле турындагы фикерләре аеруча игътибарга ия. Шагыйрь өчен тел – илаһи бүләк. Тел аша кеше акылы дөнья турындагы карашларын тапшыра, җиткерә ала. Туры сүз – туры эшләрне, гамәлләрне билгели. Тел ялганга корылган булса, барысы да ялган була.

«Нуры содур»

Мөхәммәдъярның «Нуры содур» поэмасының кулъязма күчермәсе. 1542

«Нуры содур» («Күңелләр нуры», 1542) дидактик поэмасында шагыйрь хөкемдарларга хас булырга тиешле әхлакый сыйфатлар турында фикер йөртә.

Әсәрнең төп лейтмотивы – Мөхәммәдъяр фикеренчә, игелек, тыныч һәм шат тормышның чыганагы – гаделлек: «Бер сәгать гадел кылмак йахшырак, Кем гыйбадәт алтмыш йылдин озакрак».

Тасвирлы чагыштырулар белән шагыйрь золымга чик куярга, хөкемдарларга йогынты ясарга, аларны гади халыкка карата юмарт һәм мәрхәмәтле булырга чакыра. Шулай итеп, Мөхәммәдъяр урта гасырлар Шәрекъ мәдәниятенә хас алдынгы гуманистик идеяләрне үстерә. «Гаделлек белән, шаһ, чыкты атыгыз, Дөньяда һәрвакыт булсын затыгыз. Гадел хөкемеңнән куркып, шаһ җиһан, Көчле көчсезгә һич тидермәс зыян», – дип яза автор. Алай булганда: «Бүре белән сарык бергә су эчәр, Үрдәк белән карчыга бергә очар».

Мөхәммәдъяр феодаль-теократик тәртипләрне, хөкем итүчеләрнең эш-гамәлләрен тәнкыйтьли, киң халык массаларының мәнфәгатьләре турында яза.

Ул хезмәт кешесен мактый, аның намуслылыгына, әхлакый пакьлегенә мәдхия җырлый. Мөхәммәдъярның гуманизмы шулай ук хатын-кыз белән ирләр, өлкәннәр белән балаларның бертигез булуын тануда чагыла.

Шагыйрь күзаллавы буенча Аллаһ – бар нәрсәнең башы. Кеше – акыл иңдерелгән гүзәл зат. Ләкин тормышка аяк басканда, аның бертөрлесе мәрхәмәтле була, икенчесе явызга әйләнә. Гөрләп алга барган ил, Мөхәммәдъяр фикеренчә, хөкемдар урнаштырган гаделлеккә нигезләнергә тиеш.

Поэмада Шәрекъ әдәбиятының иң танылган әсәрләре йогынтысы сизелә («Кәлилә вә Димнә», Низами Гәнҗәвинең «Хәмсә»се, Й. Баласагуниның «Котадгу белег»е, Сәгъдинең «Гөлестан»ы һ.б.).

Мөхәммәдъяр шулай ук татар фольклорының байлыгыннан да оста файдалана. Мәкальләр, әйтемнәр, аерым гыйбарәләр, шигъри юллар белән органик рәвештә кушылып китеп, текстны кыска һәм ачык, образларны тере һәм тәэсирле итәләр. Поэма лексикасында гарәп-фарсы алынмалары, гомум халык сөйләме элементлары, диалектизмнар урын алган.

Иҗатын өйрәнү

Мөхәммәдъяр иҗатын өйрәнүгә М.И. Иванов башлангыч бирә. «Татар хрестоматиясе»нең («Татарская хрестоматия», 1842) икенче бүлегендә ул аның «Нәсыйхәт»ен бастыра.

1846 елда шәркыятьче галим И.Н. Березин С.-Петербургның Азия музее фондларында «Төхфәи мәрдан» поэмасының кулъязмасын таба һәм үзенең «С.-Петербург китапханәләрендәге төрек-татар кулъязмаларының тасвирламасы» («Описание турецко-татарских рукописей, находящихся в библиотеках С.-Петербурга») мәкаләсендә аның турында беренче мәгълүматлар бирә. Аның фикеренчә, «Төхфәи мәрдан», Казан диалектына караган борынгы ядкәрнең берсе буларак, ... зур игътибарга лаек».

Соңыннан поэманың аерым өзекләрен И.Н. Березин үзенең «Төрек хрестоматиясе»нең («Турецкая хрестоматия», т. 1–3, 1857–90) беренче томына кертә.

Мөхәммәдъяр иҗатын өйрәнүне язучы һәм галим Н. Исәнбәт дәвам итә. 1941 елда «Совет әдәбияты» журналында (№4), «Нуры содур» поэмасының Татарстан җирендә табылган һәм күчерелгән нөсхәсенә нигезләнеп, мәкалә бастыра.

1947 елда тарихчы Х. Гыймади И.Н. Березин тапкан поэма күчермәсенең урынын ачыклый.

1940 – 1950 елларда Мөхәммәдъярның иҗади мирасы белән Б. Яфаров, Л. Җәләй, Н.Ф. Калинин һ.б. галимнәр шөгыльләнә.

1956 – 1957 елларда Мөхәммәдъяр поэмасыннан өзекләр «Татар поэзиясе антологиясе»ндә («Антология татарской поэзии») басыла.

Мөхәммәдъяр әсәрләрен җентекләп өйрәнүгә 1950 елларда Ш.А. Абилов алына. 1966 елда ул ике поэманың текстларын, 1997 елда поэмаларның тулаем текстларын һәм «Нәсыйхәт» шигырен бастыра, хәзерге татар әдәби телендә аларның тәрҗемәләрен, шәрехләмәләрен бирә.

Поэмалар күчермәләре (12 чамасы) С.-Петербург, Казан, Уфа архивларында һәм китапханәләрендә саклана.

«Төхфәи мәрдан» (1600) поэмасының иң борынгы күчермәсе  – Казан университетының Фәнни китапханәсендә сирәк китаплар һәм кулъязмалар бүлегендә.

Мөхәммәдъяр әсәрләре М. Колый, Г. Кандалый, Акмулла, Г. Тукай, Дәрдемәнд иҗатларына зур йогынты ясый.

Әсәрләр

Төхфәи мәрдан. Нуры содур. Поэмалар. Казан, 1966.

Нуры содур. Поэмалар, шигырь. Казан, 1997.

Әдәбият

Мухаммедъяр и его время. Казань, 1997.

Кадирова Э.Х. Поэмы Мухаммедъяра «Тухфа-и Мардан» и «Нур-и Содур»: Лексика. Казань, 2001.

Авторлар – Ш.А.Абилов, А.М.Ахунов