И.А.Гыйләҗев (идея, сценарий авторы, алып баручы). Дәрдемәнд. 2020

Проектның кураторы, эш төркеме җитәкчесе – Б.Л.Хәмидуллин. Редакция советы: И.А.Гыйләҗев (рәис), Л.М.Айнетдинова, М.З.Хәбибуллин, Б.Л.Хәмидуллин, Р.В.Шәйдуллин, Ф.Г.Ялалов. Режиссер, продюсер – Р.И.Хәбибуллин. Рәссам – Г.Р.Дәүләтьянова. Татар теленә Ф.Р.Бәдретдинова һәм И.Х.Хәлиуллин тәрҗемә итте. Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты

Биографиясе

1859 елның 23 ноябре (5 декабре), Оренбург губернасы, Эстәрлетамак өязе Җиргән авылы – 1921 елның 9 октябре, Оренбург өлкәсе Орск шәһәре.

1862 елда Рәмиевләр гаиләләре белән Орск өязе Юлык авылына күчеп киләләр. Анда әтиләре 1869 елда алтын приискасы ача.

Булачак шагыйрь авыл мәдрәсәсендә, аннары Орск һәм Муллакай авылы мәдрәсәләрендә белем ала.

1880–1881 елларда Истанбулда яши, төрек телен һәм әдәбиятын, китап басу эшен өйрәнә.

Абыйсы Шакир (Мөхәммәдшакир) белән аңа әтиләреннән мирас булып 20 прииска кала.

1906 елдан башлап алар Оренбург шәһәрендә «Вакыт» (нашире Дәрдемәнд) газетасын, 1908 елның 10 гыйварыннан «Шура» журналын чыгара башлыйлар.

1909 елда «Вакыт» типографиясен ачалар (1918 елның февралендә яңа хакимияткә тапшырыла).

1906–1912 еллардагы басмаларда Дәрдемәнднең 40 лап шигыре дөнья күрә (1913 елдан соң да шагыйрь язуын дәвам итә, ләкин беркайда да бастырмый).

1906 елда Дәрдемәнд Оренбург губернасыннан I Дәүләт Думасына депутат булып сайлана (мөселман фракциясендә тора), II, III чакырылышларының сайлаучысы, Оренбург шәһәр идарәсе, конституцион-демократлар партиясенең Оренбург бюросы әгъзасы була.

«Иттифакъ әл-мөслимин» партиясен оештыруда катнаша. Хәйрия эше белән шөгыльләнә: мөселман хәйрия җәмгыяте, мөселман шәкертләренә ярдәм итү җәмгыяте, мохтаҗларга ярдәм һәм ятимнәрне тәрбияләү комитеты әгъзасы була. Абыйсы белән бергә үз хисапларына берничә студентны чит илдә укыталар, мәчет-мәдрәсәләр төзетәләр, аларны китап, дәреслекләр белән тәэмин итәләр һ.б.

Юлык авылында китапханә ача.

1917 елдан соң приискаларын дәүләткә тапшыра (абыйсы 1914 елда вафат була), чит илгә китми.

Иҗаты

Дәрдемәнднең беренче басылып чыккан шигыре – «Үткән көннәр» (Р.Фәхретдиннең «Әсма» хикәясенә кергән).

Шигырьләренең берничәсе 1902–1903 елларда «Тәрҗеман» газетасында басыла.

Татар теленә төрек шигырьләрен һәм хикәяләрен тәрҗемә итә («Каргалының Сибгатулла хаҗига мәктүб» (1884) шигыре генә сакланган).

Үзенең поэтик карашларын Дәрдемәнд «Каләмгә хитаб» шигырендә билгели:

Каләм! Кальбеңдә ни сер бар – гаян ит,
Килеп кичмешләр әхвален бәян ит.
Түгеп күз яшьләреңне бу кәгазьгә,
Ни моңлы уйларың бар – сөйлә безгә!

Аның иҗатының тональлеген һәм тематикасын әдәбият галимнәре «моңлы уйлар», «бабалар кабере янында күңел зары», «килеп кичмешләр әхвален бәян итү» дип билгелиләр.

Дәрдемәнд лирикасында Шәрекъ традицияләре өстенлек итсә дә, тулаем алганда, Шәрекъ һәм Гареб традицияләренең тирән синтезы күзәтелә. Бу күренеш XX йөз башы татар поэзиясенә гомумән хас (мәсьәлән, Г.Тукай, С.Рәмиев, С.Сүнчәләй иҗатларына).

Дәрдемәнд поэзиясендә бу синтез поэтик фикерләү нечкәлекләрендә үзен нык сиздерә, мәсьәлән, табигать күренешләрен төсләргә төреп тасвирлауда импрессионизм йогынтысы бар («Сеңеп җиргә...»).

Бу синтез шулай ук татар шигыренең строфикасы яңаруында да («Кораб», «Кыш көннәре», «Ятам кай чакларны моңлап ...», «Бу – ул ...»), фәлсәфи-стилистик эзләнүләрдә дә сизелә.

Дөньяны галәм масштабы киңлегендә күзәтү Дәрдемәнд иҗатында, бер яктан, Рудаки һәм Гомәр Хәйямнәрнең фәлсәфи лирикасына, икенче яктан, Гёте поэзиясенә килеп тоташа («Без», «Яз» һәм башкалар). Халык иҗатына мөрәҗәгать итеп, шагыйрь строфика һәм стиль өлкәсендә яңа ачышлар ясый («Видагъ», «Бүзләрем маналмадым»).

Дәрдемәнднең пейзаж лирикасы пантеистик оптимизм белән сугарылган («Яз», «Бу – ул ...»).

Социаль гаделлек темасы Дәрдемәнд иҗатының үзәгендә тора. Ул аны төрле аспектларда куя, халык һәм хөкемдар проблемасын традицион яссылыкта хәл итә.

Гаделлекнең нигезен хөкемдарның гадел булуында күрә. Идеал итеп Дәрдемәнд Библия һәм Коръән персонажы, борынгы яһүди-христиан һәм мөселман дөньясында зур абруй казанган Сөләйманны (христиан һәм яһүдиләрдә – Соломон) ала. Хөкемдарның чын бөеклеге, Дәрдемәнднең күзаллавынча, аның гади кешене кайгыртуында чагыла.

Тормыш мәгънәсенә һәм галәм серләренә шагыйрь табигать гармониясе аша төшенергә тырыша. Аның пейзаж лирикасы үзенең киң колачлылыгы һәм реалистик төгәллеге, автор һәм лирик геройның рухи һәм хисси якынлыгы, ритм, интонация, строфика һәм структура ягыннан төрлелеге белән XX йөз башы татар поэзиясенең кабатланмас күренеше булып тора.

Күренешләрне Дәрдемәнд гомумиләштерә, романтик сурәтләү чараларыннан файдалана. Ләкин аның поэзиясендә реалистик төгәллек үрнәкләре, детальләштерү алымнары, табигать күренешләрен биргәндә эзлекле динамика да бар.

Шагыйрьлек бурычы турында Дәрдемәнд дөнья әдәбиятының бөек гуманистлары рухында болай дип яза:

Караңгы төн исә якын-ераклар,
Хәзин кальбемне вакла – як чыракълар:
Гарибләр, шәм-чыракъ күргәндә юлда,
Дисеннәр: бер заман бар булган ул да ...
(«Кыйтга»)

Дәрдемәнд иҗатын өйрәнгән кайбер галимнәр (Г.Халит) аның поэзиясендә фатализм өстенлек итә дип исәплиләр. Мондый рух, мәсьәлән, Дәрдемәнднең «Кораб» шигырендә үзен сиздерә:

Шаулый диңгез...
Җил өрәдер...
Җилкәнен киргән кораб!
...
Кайсы юллар,
Нинди упкын
Тарта безне җан сорап?!

Әсәрнең катлаулы метафорага нигезләнгән теле урта гасырлар татар шагыйре Котбка барып тоташа.

Башка татар зыялылары (Г.Ибраһимов, Г.Камал, Г.Тукай), социаль-эстетик идеал эзләгәндә, милләт өчен тарихи юнәлешләр турында уйланганда, шулай ук кораб образына мөрәҗәгать итәләр. Кешелек язмышы турында фикер йөрткәндә, бу образга Көнбатыш Европа фәлсәфәчесе А.Шопенгауэр да мөрәҗәгать иткән.

Дәрдемәнднең «Кораб» шигыре шагыйрьнең милләт язмышы өчен борчылуын чагылдыра. Үзенең кискен драматизмы, сурәтләр тыгызлыгы, яңа строфикасы, экспрессив хисчәнлеге белән «Кораб» шигыре Дәрдемәнд иҗатында гына түгел, бөтен татар поэзиясендә күренекле урын ала.

Гомумән, котылгысызлыктан чыгу юлларын шагыйрь кешенең рухи үлемсезлегендә һәм мәңгелек мәхәббәт хисендә күрә («Хәят»).

Дәрдмәнднең алтыннары. 2009

«Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе

Әсәрләре

Дәрдмәнд шигырьләре. Казан, 1929.

Сайланма әсәрләр. Казан, 1959.

Агарган кыл. Казан, 1999.

Әдәбият

Гайнуллин М. Татар әдипләре. Казан, 1978.

Хисамов Н.Ш. Дәрдемәнд // Казан утлары. 1989. № 12.

Дәрдемәнд. Казан, 2003.

Халит Г. Концепция мира и истории в поэзии Дердменда // Портреты и проблемы. Казань, 1985.

Саяпова А.М. Поэзия Дердменда и символизм. Казань, 1997.

Автор – Н.Ш.Хисамов