Читекне ирләр дә, хатын-кызлар да кия, өйдән чыкканда читеккә галош, кыш көне кыска киез итек кидерелә.

Ир-ат читеген гадәттә бербөтен итеп, кунычларын тезгә кадәр җиткереп, кара йомшак күннән (юфть), сирәк кенә бер төстәге сәхтияннән яисә хромнан тегәләр.

Ир-атлар читеге. XIX йөз

Ныклык өчен итекнең артына шагрень күн кисәге тегеп куела. Хатын-кыз читекләре кыскарак, кайтармасыз кунычлы итеп, төсле сәхтияннән оригиналь орнамент белән каюлы күн техникасында башкарыла. XIX йөз ахырында — XX йөз башында хатын-кыз читекләрен төрле фасондагы итек яки ботинкалар рәвешендә биек үкчәле итеп тегә башлыйлар. Читек җитештерү татар халкының икътисади тормышында мөһим роль уйный. XX йөз башына читек һөнәрчелеге Казан, Вятка, Тверь, Оренбург губерналарында, шулай ук Себердә һәм Урта Азиядә яшәп килә. 1930–1940 елларда фабрика-заводларда аяк киеме җитештерү үсешенә бәйле рәвештә читекләр киң кулланылыштан чыга. Хәзерге вакытта Татарстанда аларны зур булмаган аяк киеме җитештерү предприятиеләре индивидуаль заказлар буенча тегәләр.

Әдәбият           

Одежды и украшения // Татары Среднего Поволжья и Приуралья. М., 1967; 

Гулова Ф.Ф. Татарская национальная обувь (искусство кожаной мозаики). К., 1983; 

Суслова С.В. Одежда // Татары. М., 2001.

Автор  — Р.Р.Батыршин