Гомуми мәгълүмат

Саратов өлкәсенең төньяк өлешендә урнашкан. Мәйданы – 1,3 мең кв.км. Үзәге – Балтай авылы (Саратов шәһәреннән 135 км ераклыкта урнашкан).

Халкы – 11413 кеше (2016 ел). Татарлар саны 2010елда – 390 кеше. Алар Балтай (196 кеше), Царёвщина (124), Большие Озерки (39) һәм Садовка (31) авылларында яшиләр.

Татар җәмгыяте тормышы

2000 елдан районда татар иҗтимагый оешмасы эшли. Сабан туе үткәрелә. Балтай авылында җирле татар җырларын башкаручылар һәм күрше өлкәләрдән татар иҗат коллективлары катнашында «Халыклар дуслыгы» милли мәдәниятләр фестивальләре оештырыла