1530 елның 25 августы, Коломенский авылы – 1584 елның 18 марты, Мәскәү.

Иван IV Василий III нең улы.

Эчке сәясәте

1549 – 1560 елларда хөкүмәт – чынлыкта А.Ф. Адашев җитәкләгән Сайланган Рада катнашында идарә итә.

Бу чорда үзәк һәм җирле идарә, армия, хокук һ.б. өлкәләрдә реформалар уздырыла:

  • «ашатулар» системасы бетерелә;
  • губа реформасы (губа – XVI – XVII йөзләрдә Рус дәүләтендә территориаль округ) төгәлләнә;
  • земство реформасы үткәрелә;
  • 1550 елда Судебник (мәхкәмә кануннары җыелмасы) булдырыла;
  • мөһим приказлар (идарәләр) оештырыла;
  • даими стрелецлар гаскәрләре төзелә һ.б.

Иван IV сәяси дошманнарын рәхимсез җәзалый, 1565 елда опричнина кертә (1572 елда гамәлдән чыгара).

Ул идарә иткән заманда крепостной изү көчәя (крәстияннәрнең Юрий көнендә иреккә чыгу хокукы бер көн белән чикләнә, 1570 елдан бөтенләй бетерелә).

Тышкы сәясәте

1545 елдан Казан ханлыгы белән сугышлар башлап җибәрә (кара: Казанга Рус дәүләте яулары). Аның 1545, 1547 – 1548, 1549 –1550 еллардагы яулары уңышсыз тәмамлана.

1551 елда Казан ханлыгыннан Тау ягын аерып ала, Зөя шәһәренә нигез сала. 1552 елның 2 октябрендә көчле штурмнан соң (сугышлар 41 көн дәвам итә), аның гаскәрләре Казанны яулап ала (кара: Казанның яулап алынуы).

Елъязмаларда әйтелгәнчә, Иван IV боерыгы нигезендә шәһәрдәге ир-атлар юк ителә, Казан рус сугышчыларына талауга бирелә («... повеле царь ... ратных... избити всех...», «... многая сокровища казанская велел всему своему воинству имати...»).

Иван IV төбәк халкын үз ягына җәлеп итәргә тырыша: «кыңгыр эшләр кылган» «ясаклы кара кешеләргә» ирек игълан итә, алына торган ясакның элекке нормаларын гамәлдә калдыра.

Иван IV Казаннан киткәч, төбәктә башланган күтәрелеш җәза отрядлары тарафыннан рәхимсез бастырыла (кара: Казан җирләрендә азатлык сугышлары).

Россия дәүләте территориясен киңәйтүне дәвам иттереп, 1556 елда Иван IV Әстерхан ханлыгын яулап ала.

1570 – 1580 елларда җирле халыкны бастыру өчен гаскәрләрен яңадан Казан төбәгенә җибәрә (кара: Казан ханлыгы яуланганнан соңгы фетнә-чуалышлар).

Элеккеге Казан ханлыгы биләмәләре белән идарә итү өчен Иван IV заманында Казан сарай идарәханәсе оештырыла, воевода идарәсе кертелә, төбәкнең Казан, Зөя һ.б. шәһәрләренә рус наместниклары һәм воеводалары билгеләнә.

Иван IV яулаган җиңү нәтиҗәсендә русларның Урта Идел буен колонияләштерүенә юл ачыла, Чабаксар (1555), Тәтеш (1558), Кокшайск (1574), Козьмодемьянск (1583) һ.б. шәһәр-кирмәннәргә нигез салына.

Иван IV басып алынган җирләрдәге халыкларны (аеруча татарларны) христианлаштыруга зур әһәмият бирә. Казан яулап алынганнан соң, мәчетләр җимертелә, әсир ителгән казанлылар, шул исәптән Ядегәр Мөхәммәд хан чукындырыла.

Иван IV заманында Казан епархиясе оештырыла (1555), беренче архиепископ Гурий Иван IV тән күрсәтмә (кара: Иван IV нең Казан архиепискобы Гурийга җибәргән күрсәтмәсе) ала, анда Идел буе халыкларын христианлаштыру турында әмер бирелә.

1558 – 1583 елларда Иван IV Балтыйк диңгезенә чыгу өчен Ливон сугышы алып бара, анда татар сугышчылары отрядлары да катнаша.

Әдәбият

Виппер Р.Ю. Иван Грозный. М. – Л., 1944.

Зимин А.А. Реформы Ивана Грозного. М., 1960.

Зимин А.А. Опричнина Ивана Грозного. М., 1964.

Шмидт С.О. Становление российского самодержавства. М., 1973.

Скрынников Р.Г. Иван Грозный. М., 1975.

Ермолаев И.П. Среднее Поволжье во второй половине XVI – XVII вв. Казань, 1982.

Кобрин В.Б. Иван Грозный. М., 1989.

Алишев С.Х. Казань и Москва: межгосударственные отношения в XV – XVI вв. Казань, 1995.

Автор – И.Р. Вәлиуллин