Эчтәлек

1479 елның 25 феврале, Мәскәү – 1533 елның 4 декабре, шунда ук.

Кенәз Иван III нең улы. Атасының бердәм Рус дәүләтен берләштерү сәясәтен дәвам иттерә; кайбер удел кенәзләре белән килешүләрне яңарта.

Василий III заманында берничә удел кенәзлеге бетерелә. 1510 елда Псков, 1521 елда Рязань шәһәрләрен үзенә буйсындыра.

Рус-Литва сугышында җиңүе нәтиҗәсендә 1514 елда Василий III Смоленск кенәзлеген үз биләмәсенә кушуга ирешә.

Василий III Мәскәүдән көнчыгышта һәм көньякта урнашкан җирләрне яулап алу сәясәтен дәвам иттерә, Казан ханлыгына берничә һөҗүм оештыра; 1506 елгы һөҗүме җиңелү белән тәмамлана.

Мөхәммәдәмин хан вафатыннан соң Василий III Казан тәхетенә үз кешесен – Шаһгалине утырта (1518). Шаһгали аннан куылгач, аны Казан тәхетенә кайтару өчен 1523, 1524 елларда яулар оештыра. 1530 –1531 еллардагы яу-һөҗүмнәрдән соң Казан тәхетенә Василий III кешесе – Җангали утыртыла.

Бер үк вакытта Казан ханлыгының көнбатыш чик буйларында үз кальга-корылмаларын төзү һәм ныгытуны дәвам иттерә. 1521 елда Олы чик буе киртәләре төзелешен башлый, 1524 елда Казан ханлыгы йогынтысында булган чуашлар җире чигендә, Сура елгасы тамагында, Васильсурск кальгасын нигезли.

Шул ук елда рус сәүдәгәрләренә Казан ханлыгы ярминкәләренә баруны тыя, Түбән Новгород янәшәсендә үз ярминкәләрен ачарга әмер бирә (кара: Мәкәрҗә ярминкәсе).

Литвага каршы көрәштә үз максатында файдалану һәм үз кенәзлегенә яу-һөҗүмнәрне булдырмау ниятеннән Кырым ханлыгы белән якын мөнәсәбәтләр урнаштыра, дипломатик килешүләр төзүгә ирешә. Кырым ханнары нәселеннән булган Сәхибгәрәй Казан тәхетенә утырганнан соң гына Кырым гаскәре 1521 елның көзендә Мәскәүгә һөҗүм оештыра, Мәскәүдә идарәче булып калган боярлардан йолым түләтә.

Василий III идарәсе вакытында татарларны һәм чит ил кешеләрен Мәскәү кенәзлегенә хезмәткә алу сәясәте дәвам иттерелә.

Әдәбият

Пресняков А.Е. Завещание Василия III // Сб. ст. по русской истории, посвящённых С.Ф.Платонову. П., 1922.

Шмидт С.О. О времени составления «Выписи» о втором браке Василия III // Новое о прошлом нашей страны. М., 1967.

Каштанов С.М. Социально-политическая история России конца XV – 1 й половины XVI вв. М., 1967.

Повесть о болезни и смерти Василия III // Памятники литературы Древней Руси. Середина XVI в. М., 1985.

Зимин А.А. В канун грозных потрясений. М., 1986.

Автор – Е.В.Липаков