15 кә якын төре билгеле, бөтен Җир шары буйлап, башлыча, Австралиядә һәм Көньяк Американың уртача поясында таралган.

Татарстан территориясендә 2 төре бар. Саз кугалып үлән (T. palustres) – барлык районнарда, диңгез кугалып үлән (T. maritima) – Кама аръягында очрый. Дымлы һәм тозлы туфраклы болыннарда, торфлы сазлыкларда үсә.

15-90 см биеклектәге үсемлекләр. Тамырчасы юан, кыска. Сабагы туры, цилиндрсыман, калын. Тамыр яны яфраклары тар кыяк. Чәчәкләре ике җенесле, вак, яшькелт, сабак очындагы чуксыман чәчәк төркемендә. Саз кугалып үлән җимеше озынча кыяклы, безсыман 3 очлы өлешкә аерыла, диңгез кугалып үлән – озынча йомыркасыман, 6 озынча эллипсыман җимешчектән тора. Май-августта чәчәк ата. Җимешләре июнь-сентябрьдә өлгерә. Күбрәк орлыктан үрчи.

Җимешләре каз һәм үрдәкләр өчен азык булып тора.

Диңгез кугалып үлән ТРның Кызыл китабына кертелгән (2006).

Диңгез кугалып үлән