Бер административ райондагы массакүләм китапханәләрне гомуми-оештыру-административ җитәкчелек һәм хезмәткәрләр штаты, бердәм китап фонды, әдәбиятны үзәкләштереп туплау, белешмә-библиография эшен оештыру белән бердәм челтәргә берләштерүче китапханә учреждениесе.

1976 елда Казан шәһәре мәдәният бүлегенең барлык 38 китапханәсе (шәһәр районнары) Үзәк шәһәр китапханәсе җирлегенә берләштерелә. Китапханәләр барлык яшь категорияләрендәге укучыларга да хезмәт күрсәтә.

1977 елдан 2 система: олы яшьтәге укучыларга хезмәт куючы ҮКС һәм Үзәкләштерелгән шәһәр балалар китапханәсе белән 23 филиал китапханәдән торган Үзәкләштерелгән балалар китапханәсе системасы эшли башлый.

2010 елда үзәкләштерелгән китапханәләр системасы һәм үзәкләштерелгән балалар китапханәсе системасы Казанның барлык административ-территориаль районнарына урнашкан муниципаль китапханәләрнең (2 Үзәкләштерелгән китапханә һәм 48 филиал китапханә) бердәм системасына берләштерелә.

2011 елга шәһәрнең үзәкләштерелгән китапханәләр системасы бердәм китапханә фондына 2457794 саклау берәмлеге исәпләнә.