Тарихы

1710–1711 еллардан  мәгълүм.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук курыс-мунчала ясау кәсепчелеге тарала.

XX йөз башында авылда Изге Гурий борадәрлеге мәктәбе (1871 елда ачыла), тегермән, вак-төякләр кибете эшли.

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 775,7 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Мамадыш өязе Җөри волостена керә. 1920 елдан ТАССР ның Мамадыш кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Тәкәнеш, 1932 елның 1 гыйнварыннан – Мамадыш, 1935 елның 10 февраленнән – Тәкәнеш, 1963 елның 1 февраленнән  Мамадыш районында.

Хәзер Түбән Шүләңгер авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1922 елда – авылда артель, 1931 елда Ленин исемендәге колхоз (анда колхоз идарәсе урнаша) оештырыла. 1994 елда – Ленин исемендәге күмәк предприятие, 2002 –2007 елларда  Ленин исемендәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы итеп үзгәртелә.

Халкы кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

Авылда урта мәктәп (1988 елдан), балалар бакчасы (1976 елдан, 2008 елдан мәктәп бинасында), клуб (1937 елдан, 2018 елда яңа бина төзелә), китапханә (1958 елдан), фельдшер-акушерлык пункты (2012 елдан) бар.

Мәктәп каршында 1996 елдан төбәк тарихын өйрәнү музее эшли, төп экспозицияләре авыл тарихына, күренекле кешеләренә, революциягә кадәрге көнкүреш әйберләренә багышлана (оештыручысы – З.Ш.Гилаева, җитәкчесе – В.Н.Кузнецова).

Авыл янында “Тәпи чишмәсе” бар.

1999 елдан ел саен авыл янындагы Тырлау аланында керәшен мәдәнияте фестивале “Питрау” уздырыла: музыка-сәнгать композицияләре, ат чабышлары, халык уеннары, фольклор коллективлары чыгышлары, музей күргәзмәләре оештырыла.

Күренекле кешеләре

И.М.Егоров (1961 елда туган) — хакимият-хуҗалык эшлеклесе, фән һәм техника өлкәсендә ТР Дәүләт бүләге лауреаты, ТР ның атказанган азык-төлек сәнәгате хезмәткәре, “Ак Барс” холдинг компаниясе” акционерлык җәмгыяте директоры (2002 елда), Кызыл Йолдыз ордены кавалеры.

Халык саны

1782 елда — 106 ир-ат;
1859 елда — 484,
1897 елда — 782,
1908 елда — 818,
1920 елда — 790,
1926 елда — 949,
1949 елда — 573,
1958 елда — 671,
1970 елда — 749,
1979 елда — 665,
1989 елда — 507,
2002 елда — 430,
2010 елда — 338,
2017 елда — 325 кеше (керәшен татарлар – 97%, мөселман татарлар – 3%).