Биографиясе

1845 елның 30 августы, Казан – 1904 елның 10 марты, шунда ук.

Петербург технологик институтында, Казан университетында укый, 1872 елда Лейпциг университетын тәмамлый.

1873–1878 елларда Казан университетында эшли.

1876 елдан Шәм-стеарин, сабын кайнату, глицирин җитештерү химия заводында (Казан) техник җитәкчеләрнең берсе.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре каталитик кайтарылу реакцияләренә карый.

Кара палладий һәм платина катнашында органик кушылмаларны әверелдерү ысулын эшли.

Нитробензолдан гидразобензол һәм анилин, хлорлы бензоилдан бензальдегид ала.

Органик кушылмаларны сыек фазалы гидрогенлаштыру ысулын беренче мәртәбә нитрофенолны аминофенолга, нитрометанны метиламинга әверелдерү өчен куллана.

Беренче чиксез өченчел спирт (аллилдиметилкарбонолны) һәм чиксез оксикислота (диаллил серкә кислотасын) синтезлый.

М.М.Зайцев хезмәтләре майларны сәнәгый гидрогенлаштыруның нигезе булып хезмәт итә, аны дөньяда беренче мәртәбә С.А.Фокин гамәлгә ашыра.

Хезмәтләре

Синтез и свойства аллилдиметилкарбинола // Журн. Рус. физ.-хим. об-ва. 1879. Т. 8, вып. 9 (автордаш);

О действии двусернистокислого натрия и сернистой кислоты на олеиновую и эруковую кислоты // Журн. Рус. физ.-хим. об-ва. Ч. хим. 1892. Т. 24, вып. 7 (автордаш).

Әдәбият

Волков В.А., Вонский Е.В., Кузнецова Г.И. Выдающиеся химики мира: Биографический справочник. Москва, 1991.

Автор – В.Г.Абзалова