Биографиясе

1946 елның 13 октябре, Зәй районы Бишсубашы авылы – 2006 елның 26 ноябре, Казан.

Казан университетында укый.

1968–1973 елларда Тукай районы Яңа Гәрдәле урта мәктәбендә тарих фәнен укыта. 1974 елдан профессиональ язучы сыйфатында әдәби иҗат эше белән шөгыльләнә.

Әсәрләре 1959 елдан басыла башлый. «Кыңгырау» (1970), «Учак урыннары» (1973), «Исәнме, йөрәк!» (1978), «Киләчәккә кайту» (1987), «Мин әйттем...» (1991), «Иман тәрәз шакый» (1996), балалар өчен язылган «Без, без, без идек» (1980) исемле шигырь җыентыклары авторы.

Иҗаты

М.Әгъләмов поэзиясенә нечкә лирика белән югары публицистик рухның үрелеше, уйлар ташкыны, лирик герой кичерешләренең тирәнлеге хас. Иҗатындагы төп мотивлар – туган җиргә, аның үткәненә мәхәббәт, замандашларының эчке дөньясы белән тирән кызыксыну.

Шагыйрьнең үзенчәлеге бигрәк тә кыска шигырьләрендә ачык күренә. Поэтик детальләр аша ул халык язмышы турында фәлсәфи гомумиләштерүләр ясарга омтыла.

Мәхәббәт лирикасы да үзенә генә хас табышлары, хисләрнең сафлыгы, нәзакәтлелеге белән аерылып тора. Шигырьләре төгәл ритмикалы, шома, йөгерек телле. Аларда афоризм булып яңгырарлык тирән мәгънәле, тапкыр гыйбарәләр күп.

М.Әгъләмов сюжетка корылган озын шигырьләр, балладалар, поэмалар язу юнәлешендә дә уңышлы эшли. «Сугышлыда сугыш беткән көн» (1972), «Заман язган язмыш» (1987) балладалары, «Тукайдан хатлар» (1972–1985), «Акмулла арбасы» (1981) поэмалары шундыйлардан.

Бүләкләре

М.Әгъләмов – Татарстан Республикасының ГабдуллаТукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты (1992).

Истәлеге

Зәй шәһәренең бер урамы М.Әгъләмов исемен йөртә.

Әсәрләре

Кан тамырын кистем. Казан, 2001.

Әдәбият

Хәким С. Хәерле сәгатьтә! // Социалистик Татарстан. 1968. 17 нояб.

Галиуллин Т.Н. Йөгер, каләм! // Шагыйрьләр һәм шигырьләр. Казан, 1985.

Фәйзуллин Р. Туңма, туган! // Мәдәни җомга. 1996. 22 нояб.

Автор – Р.Н.Даутов