Себер үзәк Милли Шурасы органы.

Чыгу урыны һәм вакыты

1918 елның февраль–мартында Томск шәһәрендә татар телендә нәшер ителә.

Мөхәррире — А.Тангатаров.

Газета ташбасма ысул белән басыла.

«Себер мохтарияте яшәсен! Себер мөселманнарының милли һәм мәдәни мохтарияте яшәсен!» лозунгы белән дөнья күрә.

Юнәлеше

Шул вакытта Себердә милли тормышны бар яктан яктырту һәм мөселманнар мәнфәгатен яклау максаты белән чыккан бердәнбер татар газетасы була. Аерым алганда, ул эшчеләрне үзләрен яклый торган оешма булдырырга чакыра.

Россиядәге вакыйгалар артыннан барып, Себер мөселманнарының иҗтимагый-сәяси һәм мәдәни тормышы мәсьәләләренә игътибар бирә.

Әдәбият

Татарская энциклопедия. Казань, 2014. Т.6;

Татарская периодическая печать: Научно-энциклопедическое издание. Казань, 2017.