Тәхәллүсе, чын исеме — Зәбиров Миргазиз Габделкаюм улы.

Биографиясе

1884 елның 14 июне, Казан губернасы, Лаеш өязе Кече Укмас авылы — 1948 ел, Казан.

Дин эшлеклесе улы.

Башлангыч белемне туган авылында ала. Иләбәр, Сатыш (хәзер Саба районы), «Мөхәммәдия» (1908 елга кадәр) мәдрәсәләрендә укый, «Яшерен әдәби түгәрәк» һәм шәкертләрнең «әл-Ислах» яшерен сәяси оешмасы әгъзасы.

1907–1914 елларда Саратов губернасының Татар Кынадысы авылында, Акмулла шәһәрендә укыта.

Беренче бөтендөнья сугышында катнаша.

1923–1925 елларда туган авылында мулла була, игенчелек белән шөгыльләнә. 1931 елның маенда кулга алына, 8 елга лагерьларга хөкем ителә (шартлы рәвештә).

Соңыннан Зеленодольск һәм Казан шәһәрләрендә яши.

Иҗаты

Тукай шигърият мәктәбен дәвам итүче буларак билгеле. Беренче шигырьләрен 1905–1907 елларда «Казан мөхбире», «Бәянелхак», «Азат», «Йолдыз» һ.б. газеталарда бастыра. «Хатирә, яки Дустларыма сүзләрем» (1906), «Алданма кызыл алмага» (1907), «Миргазиз Укмасый шигырьләре» (1909), «Өмид йолдызым» (1912) шигырь җыентыклары, «Хәлифәлек өчен көрәш» (1917 елда «Сәйяр» труппасы куя) пьесалары авторы. К.Насыйри, Г.Тукай, Ф.Әмирхан турында истәлекләр, әдәби тәнкыйть мәкаләләре авторы.

Әсәрләре

Сайланма әсәрләр. К., 1958.

Әдәбият

Рәми З. Авыр язмышлы шагыйрь // Татарстан. 1994. № 5–6.      

Автор — З.З.Рәмиев