Биографиясе

1936 елның 30 августы, Горький өлкәсенең Салган авылы — 2018 елның 30 августы, Казан.

Казан медицина институтын тәмамлаганнан соң (1961), ТАССРның Куйбышев районында баш педиатр, 1964 елдан районның баш табибе урынбасары.

1968 елдан Түбән Кама шәһәре баш педиатры, Түбән Кама үзәк район хастаханәсенең баш табибе урынбасары.

1986 елдан Казан медицина институтының педиатрия факультеты деканы, 1996 елдан Казан медицина университетының поликлиника педиатриясе кафедрасы мөдире.

 Хезмәтләре неонатологиягә, аллергологиягә, хатын-кызларның йөклелеген күзәтүгә, ятим балаларга медицина-социаль ярдәм күрсәтүне оештыру мәсьәләләренә карый.

Хезмәтләре  

Оценка состояния здоровья детей. К., 1999;

Организация медико-социальной помощи детям-сиротам и детям, оставшимся без попечения родителей, в домах ребёнка. К., 2001;

Оценка здоровья детей и подростков. К., 2006;

Профилактическая противоэпидемическая работа на педиатрическом участке. К., 2006.