Тарихы

Авыл XVII йөз ахырында Безводный Починок исеме белән Василий Кузьмин “с товарищи” тарафыннан Раифа Богородица пустыне вотчинасы буларак нигезләнә.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт (элекке экономик, 1764 елга кадәр монастырь) крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлек асрау, умартачылык, күмер әзерләү, тегүчелек, тимерчелек, күн итек тегү, пыяла ясау кәсепчелеге таралган була.

Авыл Ильинский авылының Илья пәйгамбәр чиркәве приходына карый. Авылда Раифа монастыре акчасына 1855 елда ачылган училище, 1883 елдан земство мәктәбе эшли ( 1904 елда 33 ир бала, 13 кыз бала укый).

XX йөз башында 2 җил тегермәне, 4 вак-төякләр кибете була. Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 916,6 дисәтинә тәшкил итә.

Авыл халкы 1918 елның июнендә булып узган вакыйгаларда актив катнаша, ул вакытта Раифа монастыренда талау, җимерү оештырган Казан губернасы гадәттән тыш комиссиясе хезмәткәрләре һәм кызылармиячеләр якын-тирә авыл крәстияннәре тарафыннан үтерелә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Казан өязе Ильинский волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Арча кантонында. 1927 елның 14 февраленнән – Казан авыл районында, 1938 елның 4 августыннан – Юдино, 1958елның 16 июленнән Яшел Үзән районында.

Хәзер Раифа авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда “Заря” колхозы оештырыла. 1968 елдан − чәшке үстерү буенча “Раифа” җәнлек совхозы (беренче директоры – Н.А.Таркаев), 1994−2003 елда аның базасында оештырылган “Раифа” ачык акционерлык җәмгыяте эшли.

Хәзерге вакытта авыл территориясендә “Зеленодольск сөт эшкәртү комбинаты” акционерлык җәмгыятенең әзер продукция складлары, “ВЕГА” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьнең яшелчә базасы; төзелеш предприятиесе урнашкан.

Мәгариф һәм мәдәният

Раифа урта мәктәбе (1963 елдан, 1992 елда яңа бина төзелә), мәдәният йорты һәм китапханә (икесе дә 1986 елда төзелгән бинада), “Елочка” балалар бакчасы (1983 елдан), дәвалау амбулаториясе, мәчет (2013 елдан) эшли. 2015 елда фонтан белән “Киләчәк” паркы ачыла. Төзекләндерелгән чишмә бар.

1975 елдан авыл янында Казан университетының магнит обсерваториясе урнаша.

Авылдан көньяктарак булган “Ак күл” ТРның табигать истәлеге булып билгеләнә (1978 ел).

Күренекле кешеләре

1981−1999 елларда “Раифа” җәнлек совхозы директоры булып авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, ТАССРның атказанган зоотехнигы Ә.Х.Җаббаров эшли.

Халык саны

1782 елда – 47 ир заты;
1859 елда – 304,
1897 елда – 565,
1908 елда – 549,
1920 елда – 743,
1926 елда – 725,
1938 елда – 646,
1949 елда – 457,
1958 елда – 305,
1970 елда − 442,
1979 елда – 783,
1989 елда – 1082,
2002 елда – 1126,
2010 елда – 1148,
2017 елда – 1152 кеше (руслар – 48%, татарлар – 41%, чуашлар – 8%, марилар – 3%).