Гомуми мәгълүмат

Мари Республикасының көньяк-көнчыгыш өлешендә урнашкан. 1924 елда оештырыла. Мәйданы – 2272 кв.км. Үзәге – Морки поселогы (Йошкар-Ола шәһәреннән 114 км ераклыкта урнашкан).

Халкы – 28953 кеше (2016 ел). Татарлар саны 2010 елда – 2700 кеше.

Татарлар, башлыча, Морки (2002 елда – 715 кеше), Октябрьский (396), Зеленогорск (230), Мамай поселокларында, Петровское (138 кеше) һәм Шиңшә, Күлбаш (644 кеше), Кышна (354), Татар Чодраялы (Мари Комыргуҗасы (283)), Ишли-Пичуш (112) авылларында яшиләр. 1919–1963 елларда Куян исемле татар авылы була.

Татар җәмгыяте тормышы

1917 елга кадәр район территориясендә – дүрт мәчет һәм мәдрәсә, хәзерге вакытта биш мәчет эшли. Кышна, Ишли-Пичуш, Күлбаш авылларында XIX йөз уртасы – XX йөз башы мәчет биналары саклана.

2005 елда җирле Татар милли-мәдәни автономиясе теркәлә. Районда унике татар үзешчән сәнгать коллективы эшли, шул исәптән Татар Чодраялы авылында «Яшьлек» музыкаль студиясе (1991 елдан), Күлбаш авылында «Ялкын» музыкаль студиясе (1993 елдан).

Шиңшә, Күлбаш, Нурумбал авыллары мәктәпләрендә татар теле предмет буларак өйрәнелә.

Күренекле кешеләре

Морки районында РФнең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Х.С.Җиһаншин туган.