Дәүләт һәм халык мәнфәгатен яклап аеруча зур каһарманлык, батырлык күрсәтүчеләргә РФ Президенты карары белән бирелә.

Геройларга югары дәрәҗәдә танылу билгесе — «Алтын Йолдыз» медале һәм Россия Федерациясе герое исеме бирелү турында грамота тапшырыла; аларга закон буенча каралган ташламалар бирелә. «Алтын Йолдыз» медале сул якка, орденнар һәм медальләрдән өскәрәк тагыла.

Татарстан Республикасында бу исемгә лаек булучылар арасында: А.Н.Епанешников, В.Ф.Ерин, О.Н.Исаев, Г.Г.Хәйруллин, В.И.Шарпатов, А.В.Козин, А.М.Кораблёв, Л.С.Попов, И.Д.Сафин, Г.С.Смирнов, А.А.Супонинский.

Чыгышлары белән РФнең башка республика, край һәм өлкәләреннән булган татарлар — Россия Федерациясе Геройлары: В.Р.Алимов, Р.Ә.Бариев, В.В.Нургалиев, Т.Г.Сираҗетдинов, И.К.Уразаев, Ф.А.Якупов, Җ.Җ.Яфаров һ.б.