- РУС
- ТАТ
Хокук белгече, педагог, генерал-майор (2000), юридик фәннәр кандидаты (1995), профессор (2002), Татарстан Республикасының атказанган юристы (1990), РФнең атказанган эчке эшләр органнары хезмәткәре (2002)
1948 елның 23 сентябрендә Казан шәһәрендә туган.
Казан авиация институтын (1976), СССР Эчке эшләр министрлыгы академиясен (1986) тәмамлый.
1978 елдан Эчке эшләр министрлыгы органнарында: автоинспектор, ТАССР Дәүләт автоинспекциясе бүлеге башлыгы урынбасары, 1988 елдан ТАССР, Татарстан Республикасы эчке эшләр министры урынбасары, 1989 елдан 1 нче урынбасары.
1993 елдан РФ Эчке эшләр министрлыгы Юридик институтының Казан филиалы башлыгы. Н.Х. Сафиуллин җитәкчелегендә педагогик коллектив формалаша, институтның матди базасы ныгытыла – югары уку йорты Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы өчен кадрлар әзерләүче зур үзәккә әверелә.
2008 елдан РФ Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Федераль идарәсе җитәкчесе.
2 нче дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены, медальләр, корал белән бүләкләнә.
Прогнозирование преступности. Казань, 1999 (автордаш).
Терроризм: История и современность. Казань, 2002.
Социология девиантного поведения. Казань, 2006 (автордаш).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.