- РУС
- ТАТ
Татарстанның Тәтеш районындагы авыл, Тормы елгасы буенда, Тәтеш шәһәреннән 26 км төньяк-көнбатышта урнашкан
XVIII йөздә нигезләнә. 1860 елларга кадәр халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.
1889 елда – бер сыйныфлы катнаш (1908 елдан – хатын-кызлар) чиркәү-приход мәктәбе; 1891 елда бер сыйныфлы катнаш Изге Гурий борадәрлеге мәктәбе ачыла, 1908 елда бер сыйныфлы земство ирләр мәктәбе итеп үзгәртелә.
1895 елда сәүдәгәр В.М.Харченко хисабына агач Николай Чудотворец чиркәве төзелә.
XX йөз башында 6 җил тегермәне, 2 ярма яргыч, 5 вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 1945,9 дисәтинә тәшкил итә.
1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Тәтеш өязе Олы Шәмәк волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Тәтеш, 1927 елдан – Буа кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Тәтеш районында.
Хәзер – Олы Шәмәк авыл җирлегендә.
1929 елда «Пробуждение» колхозы оештырыла. 1940 елларда. Суворов исем колхоз бүленеп чыга, 1950 елда кире берләшә, 1960 елда «Подъём» колхозы (үзәк утары – Кече Фролово авылы) кушыла. 1963 елдан авылда – «Победа» (үзәк утары – Олы Шәмәк авылы), 1970 елдан – «Родина» (авылда үзәк утар урнаша) колхозлары, 1996–2011 елларда «Родина» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы эшли.
Халкы башлыча «Родина» агрофирмасы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнә.
Совет закимиятенең беренче елларында башлангыч мәктәп ачыла, 1951 елда – тулы булмаган урта (элекке чиркәү бинасында урнаша), 1962 елда – башлангыч, 1988 елда – тулы булмаган урта (шул ук елда типик кирпеч бина төзелә), 1990 елда – урта, 2000 елларда – тулы булмаган урта мәктәп, 2011 елда башлангыч мәктәп–балалар бакчасы комплексы итеп үзгәртелә.
Авылда мәдәният йорты (1997 елдан), китапханә (1936 елдан), фельдшер-акушерлык пункты, Николай Чудотворец чиркәве (2007 елда приход халкы һәм иганәчеләр хисабына төзелә), шулай ук төзекләндерелгән «Хаяр сал» чишмәсе бар.
Н.С.Бажайкин (1919–2006) – философия фәннәре кандидаты, доцент, Бөек Ватан сугышында катнашучы;
Д.Г.Туганов (1906–1974) – педагог, җитештерүне оештыручы, РСФСРның атказанган зоотехнигы, Бөек Ватан сугышында катнашучы, икенче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары кавалеры;
Ю.Н.Туганов (1958 елда туган) – юстиция полковнигы, юридик фәннәр докторы, профессор, РФнең атказанган юристы.
1782 елда – 57 ир-ат;
1859 елда – 851,
1897 елда – 1333,
1908 елда – 1549,
1920 елда – 1413,
1926 елда – 1181,
1938 елда – 1091,
1949 елда – 720,
1958 елда – 653,
1970 елда – 584,
1979 елда – 468,
1989 елда – 352,
2002 елда – 333,
2010 елда – 317,
2021 елда – 268 кеше (чувашлар).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.