Биографиясе

1923 елның 13 декабре, БАССРның Баймак районы Темәс авылы — 2009 елның 11 августы, Казан.

Рус телендә яза.

Казан педагогия институтын (1947) һәм СССР Тышкы эшләр министрлыгының Югары дипломатлар мәктәбен (1949) тәмамлый.

1950 елдан «Учительская газета», «Советский спорт», «Советская торговля», «Советский патриот» газеталарының үз хәбәрчесе.

«Лачын төркемдә качмый» («Сокол не прячется в стае», 1977), «Наган кабында кала» («Наган остаётся в кобуре», 1979), «Егет иярдә туа» («Джигит рождается в седле», 1982), «Батыр легендага күчә» («Батыр уходит в легенду», 1984), «Детектив бәреп керә» («Детектив вторгается», 1991) документаль повестьлары авторы.

Бөек Ватан сугышында катнаша.

Бүләкләре

1 нче дәрәҗә Ватан сугышы, 3 нче дәрәҗә Дан орденнары белән бүләкләнә.

Әдәбият      

Морозова Т. Мужество инакомыслия // Татарстан. 1991. № 4.