Биографиясе

1946 елның 27 декабре, Казан — 2019 елның 20 феврале.

1971 елда Казан медицина институтын тәмамлаганнан соң, шунда ук эшли. 1986 елдан Икенче балалар авырулары кафедрасы мөдире.

Фәнни эшчәнлеге

Тикшеренүләре балаларда бавыр һәм үт юллары авыруларын булдырмау, аларга диагноз кую һәм дәвалауга; В1, В3 витаминнарын, шулай ук кайбер фосфорорганик кушылмаларны балаларда рахит авыруын дәвалаганда куллануны патогенетик яктан нигезләүгә, балаларда билиар системасы авыруларын дәвалауга, яңа туган балаларга ашыгыч ярдәм күрсәтү һәм реанимация үткәрү чараларын булдыруга карый.

Хезмәтләре

Функциональные и воспалительные заболевания билиарной системы у детей. Казань, 1988.

Учебное пособие по клинической фармакологии. М., 1990.

Диагностика и лечение неотложных состояний в детском возрасте. Казань, 1997.