Эчтәлек

Табылган материаллар аның безнең эрага кадәр IV–III йөзләрдә барлыкка килүен күрсәтә. Беренче тапкыр 1858 елда И.В.Шишкин, соңрак П.В.Алабин, П.А.Пономарёв, П.П.Ефименко, А.В.Збруева һ.б. тарафыннан өйрәнелә.

Чокыр итеп казылган каберләрдә түгәрәк төпле чүлмәк савытлар, бронза пычаклар, хәнҗәрләр, ук һәм сөңге очлыклары, бизәнү әйберләре табыла; күмү йоласында ут культы күзәтелә.

Кабер өстенә утыртылган яссы ташларга чокып мәрхүмнең сурәте, кораллар төшерелгән.

Шулай ук кара: Ананьино культурасы.

Әдәбият

Пономарёв П.А. Ананьинский могильник // Известия Общества археологии, истории и этнографии. 1882. Т. 10, выпуск 4.

Збруева А.В. Ананьинский могильник // Советская археология. 1937. № 2.

Алабин П.В. Ананьинский могильник // Вестник Российского географического общества. 1960. № 6.