1927 елның 14 февралендә Норлат-Ачасыр районы буларак оештырыла, 1927 елның 1 августында Норлат районы итеп үзгәртелә.

Үзәге — Норлат авылы.

1920 елга кадәр Казан губернасының Зөя һәм Цивильск өязләренә керә, 1920 елдан ТАССРның Зөя кантонында.

Районның административ-территориаль бүленеше берничә тапкыр үзгәрә. 1930 елда Норлат районында 33 авыл советы, 48 торак пункт исәпләнә, аларда 38205 кеше (татарлар — 27071, руслар — 11134) яши.

1931 елның 20 октябрендә район составына таркатылган Зөя районының берничә авыл советы кертелә. 1930 еллар уртасында Воробьёвка авыл советындагы берничә авыл Чуаш АССР составына күчерелә. 1940 елда Норлат районының мәйданы — 719 км2, халык саны — 42,5 мең кеше, 34 авыл советы, 61 торак пункт була. 1950 еллар ахырында район составына Югары Ослан районының шәһәр тибындагы Карамалы Тау посёлогы һәм аның тирәсендәге авыл торак пунктлары керә. 1960 елда Норлат районының мәйданы 794,9 км2 була, анда 1 посёлок һәм 13 авыл советы, 72 торак пункт исәпләнә.

ТАССРда административ берәмлекләрне эреләндерү сәбәпле, 1963 елның 1 февралендә Норлат районы таркатыла, территориясе Яшел Үзән районына кушыла.