Чыгу вакыты

1917 елның июненнән сентябренә кадәр Уфада «Шәрекъ» басмаханәсендә татар телендә нәшер ителә, барлыгы 16 саны чыга.

Газетада Г.Баембәтов, С.Сүнчәләй, Ш.Сүнчәләй, М.Йосыпов һ.б. актив языша.

Темалары

«Авыл халкы» «Җир һәм ирек!» шигаре астында чыга. Илдәге сәяси һәм икътисади вакыйгаларны, Беренче Бөтендөнья сугышы фронтларындагы хәрби хәрәкәтләрнең барышын яктырта, җир турындагы мәсьәләләрне крәстияннәр файдасына хәл итүне яклый, авылда наданлыкны бетерү эшенә зур игътибар юнәлтә.

Рубрикалары: «Яңалыклар», «Россиядә», «Уфада», «Сугыш турында» һ.б.

Шулай ук кара: «Безнең юл».

Әдәбият

Рәмиев И. Вакытлы татар матбугаты: альбом. 1905–1925. Казан, 1926.

Гайнанов Р.Р., Марданов Р.Ф., Шакуров Ф.Н. Татарская периодическая печать начала XX в.: библиогр. указ. Казань, 2000.