Татарстан террясенең күп кенә районнарында, ешрак каеннарда, сирәк кенә зирек, өрәңге, корычагач һәм башка яфраклы токымнарда, башлыча, дымлы урыннарда очрый.

Гөмбә, нигездә, карт, әмма һәрвакыт исән агачларны зәгыйфьли. Җәрәхәтләнү нәтиҗәсендә (кәүсәләрдә юнылган урыннар, кайры ярыклары, кәүсәләрнең кояшта пешүе һәм башка) агачлар кара каен гөмбәсе белән зарарлана һәм кәүсәләрдә ак черек авыруы үсеш ала. Төерләр, гадәттә, черек авыруы киң үсеш алган урында барлыкка килә; акрынлап үсеп, аларның үлчәме зурая (диаметры 50 см га, авырлыгы 3-5 кг га җитәргә мөмкин). Черек авыруы ныграк сузылган очракта, агачның үсүе тоткарлана, сыйфаты югала.

Кыек агач гөмбәсе, кагыйдә буларак, агач корыганнан соң, кара каен гөмбәсеннән капма-каршы яктагы кайры астында формалаша. Түгәрәк, күпчелеге кыек көпшәчекләр белән капланган, кайтарылган читле куе көрән яки коңгырт төстәге калын элпәле. Кайры астыннан чыккан гөмбә споралар бүлеп чыгара.

Кара каен гөмбәсе ялкынсынуга каршы чара, авыртуны басу һәм тонусны күтәрү үзлекләренә ия, дару чималы буларак әзерләнә (аннан бефунгин даруы ясала).