Административ-территориаль буйсынуы

1920 елларда нигез салына.

Оештырылган вакытыннан – Казан авыл районында, 1938 елның 4 августыннан – Столбище, 1959 елның 26 мартыннан – Лаеш, 1963 елның 1 февраленнән – Питрәч, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Лаеш районында.

Хәзер Орел авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1926 елда – авылда “Троицкий поселок” авыл хуҗалыгы артеле, 1931 елда “Верный путь” колхозы (аларга Тарлаш авылы да керә) оештырыла. 1930 елларда “2-я Пятилетка” колхозы составына керә, 1946 елда аннан “Дружба” колхозы аерылып чыга (юкка чыккан Яңа Георгиевский авылы).

1949 елда “2-я Пятилетка”, “Дружба”,”Венера” (Венера поселогы) колхозлары “Красный пахарь” колхозына берләштерелә (үзәк утары Александровка поселогында), ул 1965 елда 25 Октябрь исемендәге совхоз (Түбән Кармачы, 25 Октябрь исемендәге совхозы поселоклары, Бутыри, Державино авыллары) составына керә, аннары Татарстанның “Птицепром” тресты системасына күчерелә.

Халык саны

1926 елда – 82,
1938 елда – 212,
1949 елда – 91,
1958 елда – 112,
1970 елда – 124,
1979 елда – 75,
1989 елда – 42,
2002 елда – 48,
2010 елда – 44,
2017 елда – 74 кеше (руслар).