Эчтәлек

Биографиясе

1908 елның 21 июне, Казан — 1979 елның 30 марты, шунда ук.

Бөтенсоюз читтән торып уку юридик институтының Казан филиалын тәмамлый (1953).

1925–1929 елларда Казанның «Кызыл чүкеч» заводында эшче.

1929–1930 елларда Чистай кантонының 3 нче, 1 нче участогында халык тикшерүчесе.

1931–1934 елларда Лаеш, 1934–1936 елларда Кукмара районнары халык мәхкәмәләрендә халык судьясы.

1936–1937 елларда ТАССР Югары мәхкәмәсе әгъзасы, 1937–1941 елларда рәисе.

1941–1942 елларда Казан гарнизоны хәрби прокуроры, 1944–1945 елларда хәрби прокурор урынбасары. 1942–1943 елларда 20 нче запас укчы бригада (Казан), 1943–1944 елларда 1 нче Горький запас укчы дивизия хәрби прокуроры.

1946–1962 елларда ТАССР МС каршындагы Дәүләт арбитражы баш арбитры. 1964–1966 елларда Татарстан республика ит сәнәгате ҖБдә юрисконсульт (хокук киңәшчесе), 1966–1969 елларда инженер.

1970–1976 елларда «Казаньпромстрой» тресты, 1977–1978 елларда «Промстрой»ның 2 нче төзү-монтаж трест юрисконсульты.

1938–1947 елларда ТАССР ЮС депутаты.

Медальләр белән бүләкләнә.