Тарихы

1719 елдан мәгълүм (фаразланганча, XVI йөз ахырында нигез салына).

XVIII – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

1883 елда изге Гурий борадәрлеге мәктәбе ачыла (катнаш, бер сыйныфлы, вотяк мәктәбе, крәстиян йортында урнаша), 1912 елда земство мәктәбе итеп үзгәртелә.

XX йөз башында авылда земство мәктәбе, вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 1039,9 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Мамадыш өязе Иске Юмья волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Мамадыш кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Кукмара, 1963 елның 1 февраленнән – Саба, 1965 елның 12 гыйнварыннан Кукмара районында.

Хәзер Урта Кумор авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда “Сактон” колхозы оештырыла, 1950 елдан – “Виль Кужым” колхозы (Урта Кумор авылы) (1993 елдан – “Виль Кужым” күмәк авыл хуҗалыгы предприятиесе, 2003 елдан – “Виль Кужым” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы), 2009 елдан – “Әсәнбаш” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте (“Виль Кужым” бүлеге), 2014 елдан – “Сөт иле – Әсәнбаш” филиалы, 2017 елдан “Әсәнбаш-Агро” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте составында.

Халкы сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

Совет хакимиятенең беренче елларында авылда башлангыч мәктәп (1989 елда яңа бина төзелә) ачыла, шулай ук балалар бакчасы (1986 елдан, 2018 елда янып юкка чыга), клуб, фельдшер-акушерлык пункты, хоккей мәйданчыгы (2019 елдан) һәм төзекләндерелгән чишмә бар.

“Сосенка” балалар җәйге сәламәтләндерү лагеры (1959 елдан) эшли, аның территориясендә 2016 елда универсаль спорт мәйданчыгы ачыла.

Халык саны

1747 елда – 41,
1782 елда – 69 ир-ат;
1859 елда – 291,
1897 елда – 449,
1908 елда – 485,
1920 елда – 535,
1926 елда – 578,
1938 елда – 477,
1949 елда – 406,
1958 елда – 446,
1970 елда – 500,
1979 елда – 560,
1989 елда – 470,
2002 елда – 508,
2010 елда – 475,
2017 елда – 442 кеше (удмуртлар).