1974 елда Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтында селекция белгечләре Ф.З.Кадыйрова һәм Н.Н.Петелина тарафыннан «Майская» сортыннан салкынга чыдам формаларын сайлап алу юлы белән чыгарыла.

Уртача өлгерешле, 85–90 көндә, районлаштырылган зоналарда башка сортларга караганда 4–6 көнгә иртәрәк өлгерә. Бердәм чәчәк атуы һәм берьюлы өлгерүе белән аерылып тора. Уртача уңышы 1 га дан 1,4–1,8 т.

Уңышы «Краснострелецкая» (1 га дан 0,3 т га), «Калининская» (1 га дан 0,6 т га) сортларыннан югары. Салкынга чыдамлыгы югары, корылыкка чыдамлыгы уртача, бөртегенең технологик күрсәткечләре югары.

Кыйммәтле сортлар исемлегенә кертелгән. 1000 бөртекнең авырлыгы 30–32 г, элпәлелеге — 23–24%, тигезлеге — 97%, ярма чыгышы 71–73%, ярмадагы аксым 16% тәшкил итә. «Прикамская» сорты СССР ВДНХсының көмеш медаленә лаек була (1981). Марий Эл Республикасында районлаштырыла.

Автор — Ф.З.Кадыйрова