Административ-территориаль буйсынуы

1920 елларда нигезләнә.

Нигезләнгән вакытыннан авыл ТАССРның Спас кантоны Юхмачы волостена керә.  1930 елның 10 августыннан – Әлки, 1935 елның 10 февраленнән – Кузнечиха, 1960 елның 28 октябреннән – Алексеевск, 1963 елның 1 февраленнән – Куйбышев, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Әлки, 1987 елның 19 августыннан – Октябрь, 1997 елның 10 декабреннән – Нурлат районында.

Хәзер – Яңа Тумба авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авыл янында «Рационализатор» заводы төзелә һәм Лесозавод поселогы барлыкка килә. Алга таба авыл белән поселок берләштерелә. Заводта агач-такта материаллары, әрҗә такталары, паркет әзерләп чыгарыла. 1935 елда паркет цехы ачыла. Казан гармуннар фабрикасыннан паркетлар эшләү өчен станоклар китерелә. Бөек Ватан сугышы елларында завод хәрби статуска ия була, анда фронт кирәк-яраклары (мина эшләп чыгара торган корпуслар, снаряд өчен әрҗәләр, чаңгылар, аяк киеме өчен агач табаннар) җитештерелә. Урман кисү һәм агач чыгару урыныннан Салаван станциясенә кадәр агач түшәп юл салына. 1960 елларда аны тар колеялы тимер юл алыштыра.

1946 елда такта яру заводы Тельман урман сәнәгате хуҗалыгына караган Тельман урман комбинаты итеп үзгәртелә. 60 еллар башына авылда урта мәктәп, балалар бакчасы, ясле, 2 клуб, 2 китапханә, 50 кешелек стационары, бала тудыру бүлеге һәм даруханәсе булган участок хастаханәсе, 10 нан артык кибет эшли.

1963 елда Тумба урман пункты Ульяновск өлкәсенең Яңа Чирмешән урман сәнәгате хуҗалыгына бирелә. 1976 елдан ул Октябрь  урман сәнәгате хуҗалыгы составында (территориаль яктан – Әлки районында) була. 1979 елда, янгын чыгу сәбәпле, бөтен цехлар да янып бетә, соңрак алар барысы да торгызыла.

Урман заводы продукциясе бөтен илгә таныла. Мәскәүгә һәм Ленинградка җибәрелә торган имән паркет югары сыйфаты өчен аеруча бәяләнә. Аны Мәскәүдәге күп кенә хакимият биналарын, шул исәптән Съездлар сараен бизәкләп эшләгәндә файдаланалар. 1990 еллар башында урман пункты һәм урманчылык эшли, соңрак алар берләштерелә. 2004 елда урман заводы җирлегендә «Урман» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте оештырыла (2018 елда ябыла).

Мәгариф һәм мәдәният

1932 елда авылда Лесозавод башлангыч мәктәбе ачыла, ул 1950 елларда – урта, 2010 елда төп мәктәп итеп үзгәртелә, 2011 елда ябыла, 2013 елда Ялаур төп мәктәбе филиалы буларак ачыла.

Клуб, китапханә (1933 елдан), фельдшер-акушерлык пункты, участок урманчылыгы, Владимир Мәрьям Ана иконасы гыйбадәт йорты (2015 елдан) бар.

Күренекле кешеләре

А.И.Родионов (1940 елда туган) – совет һәм Россия дәүләт эшлеклесе, Хезмәт Кызыл Байрагы, Халыклар дуслыгы орденнары кавалеры;

И.А.Семёнов (1964–1984) – сугышчы–интернационалист, Кызыл Йолдыз ордены кавалеры (үлгәннән соң), Нурлат шәһәрендәге бер урам аның исемен йөртә.

Халык саны

1926 елда – 173,
1938 елда – 362,
1949 елда – 575,
1958 елда – 1371,
1970 елда – 1860,
1979 елда – 877,
1989 елда – 515,
2002 елда – 399,
2010 елда – 291,
2021 елда – 136 кеше (чуашлар – 52%, руслар – 43%).