Оешуы

ТАССР Министрлар советының 1984 ел 4 июль карары нигезендә ТАССР Дәүләт музее (2001 елдан – ТРның Милли музее) филиалы хокукында оештырыла. Шагыйрьнең 100 еллыгына туры китереп, 1986 елның 11 июнендә ачыла.

Иске Татар бистәсендә Шамил йорты исеме белән билгеле ике катлы бинада урнашкан.

Экспозициянең фәнни концепциясе авторы – ТАССР Берләштерелгән дәүләт музее фәнни хезмәткәре Д.Б.Баһаветдинова, сәнгать проекты җитәкчесе Б.А.Глазков (Ленинград).

Тупланмасы

Экспозиция мәйданы 630 кв.м, музей фондларында 1200 ләп саклау берәмлеге исәпләнә. Экспозициянең Г.Тукайның тормышына һәм иҗатына багышланган төп өлеше икенче катның 4 залында урнашкан.

«Тукайның балачагы» залындагы «Зиннәтулла бабасының почмагы» авыл мулласының яшәү рәвеше белән таныштыра. Шагыйрьнең атасы Мөхәммәтгариф мулла 1886 елның 26 апрелендә улы Габдулла тууын үзе теркәп куйган метрика кенәгәсеннән бер бит; Габдулла 4,5 айлык чагында мулланың үзенең вафаты хакындагы документ; Г.Тукайның бабасы Зиннәтулла Әмировның шәхси китапханәсеннән үз билгеләрен куйган китаплар (шул исәптән «Пәйгамбәрләр тарихы», 5 томда, XIX йөз ахырында Мисырда нәшер ителгән), кызы – Габдулланың әнисенең үлеменә (1890) багышлап язылган шигырьләр тәкъдим ителгән.

Кибет күренеше Казандагы Печән базарын хәтерләтә, анда малайны асрамага бирер өчен алып киләләр. XIX йөз ахырындагы Казан күренешләрен сурәтләгән фоторәсемнәр Яңа Татар бистәсен күз алдына китерә, анда Габдулла үги әти-әнисе белән яши.

Экспозициянең икенче бүлеге Уральск шәһәренә багышланган, анда Тукай 12 ел яши (1895–1907). «Мотыйгия» мәдрәсәсендә һәм аның каршындагы рус классында уку дәвере белән уку йортының эчке күренеше, дәресләр тәртибе, глобус, «Әлгасрелҗәдид» кулъязма журналыннан Тукайның мәдрәсәдә укыган елларында язган беренче шигыре басылган бит таныштыра. Экспозициягә мәдрәсә бинасының һәм шагыйрьнең укытучылары М.Төхфәтуллин, А.Сираҗетдинов, М.Чулпаныйның фоторәсемнәре; Тукай Уральскта укыган А.С.Пушкин, М.Ю.Лермонтов, И.А.Крылов, А.В.Кольцов, В.А.Жуковский әсәрләре куелган. Тукайның тормышка карашы формалашуга йогынты ясаган Төхфәтуллиннар гаиләсенең мемориаль әйберләре тәкъдим ителә. Шагыйрь К.Мотыйгый нәшер иткән «Фикер» газетасында, «Уклар» журналында эшли, шунда аның беренче әсәрләре басыла.

«Казан чоры» бүлегендә ХХ йөз башындагы татар әдәби салонының эчке күренеше тәкъдим ителә. Андагы бөтен предметлар – мемориаль (музейга Ф.Әмирхан, Х.Ямашев, Г.Коләхмәтов туганнары бүләк итә). Казандагы Тукай экспедитор булып эшләгән китап кибетенең һәм шагыйрь яшәгән «Болгар» кунакханәсенең 40 нчы бүлмәсенең эчке күренеше торгызыла. Тукай әсәрләренең беренче басмалары, «Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш» поэмасына иллюстрацияләр экспозициягә куелган.

«Тукайның сәяхәтләре» залында шагыйрьнең Сембер губернасына фабрикант Акчуриннар утарына, Түбән Новгородка, Әстерханга, Уфага, Петербургка сәфәре белән бәйле материаллар; төрле шәһәрләрдә татар телендә нәшер ителгән газеталар, журналлар; Тукайның хатлары; Казанның Клячкин хастаханәсендә төшкән соңгы фоторәсемнәре; некрологлар, шагыйрьнең үлгәннән соң алынган гипс битлеге тәкъдим ителгән.

«Тукай һәм хәзерге заман» бүлегендә шагыйрьнең төрле телләрдә басылып чыккан әсәрләре, Тукай әсәрләре буенча куелган спектакльләренең афишалары (Ф.Яруллинның «Шүрәле», Ә.Бакировның «Су анасы», Р.Гобәйдуллинның «Кисекбаш» балетлары), аның турында китаплар урнаштырылган.

Музейда «Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреатлары» тематик күргәзмәсе бар. Музейның күргәзмәләр залында ТРның Милли музее фондларыннан һәм шәхси коллекцияләрдән вакытлы күргәзмәләр эшли.

Аеруча кыйммәтле экспонатлар арасында – Г.Тукайның төрле еллардагы фоторәсемнәре (1908–1913), кара бәрхет түбәтәй, апасы Газизәгә беренче гонорарыннан бүләк иткән фаянс шкатулка, Петербургның 200 еллыгына бокал рәвешендә чыгарылган карандаш савыты, Петербургтагы татар мәктәпләре укучыларының бүләге – бронза кара савыты, юл кәрҗине, көмеш запонкалар.

Музей чаралары

Музей каршында «Казан татарлары», «Туган тел» клублары эшли. «Тукай һәм аның замандашлары», «Тукай һәм аның мохите», «Белем бакчасында», «Мәгърифәт учагы» чаралар циклы, «Мияубикә кунакка чакыра», «Шүрәленең туган көне», «Исемдә калганнар», «Сабантуй мизгелләре», «Аулак өй», «Туган тел бәйрәме», «Әлифба бәйрәме» музей дәресләре үткәрелә. Ел саен Г.Тукайның туган көне (26 апрель) һәм Халыкара музейлар көне (18 май) билгеләп үтелә.

Директорлары

Г.Ә.Хәбибуллин (1986–1992),
Ф.З.Яхин (1992–2000),
М.Т.Низамиев (2000–2004),
Р.К.Аймәтов (2004–2013),
Г.С.Төхфәтова (2013 елдан).

Әдәбият

Татарстанда Габдулла Тукай музейлары: Сәяхәтнамә = Музеи Габдуллы Тукая в Татарстане: путеводитель. Казань, 2006.

Музей Г.Тукая: путеводитель. Казань, 1989.

Все музеи Казани: справочник-путеводитель. Казань, 2004.

Музей Г.Тукая: буклет. Казань, 2006.

Автор – Р.К.Аймәтов