Эчтәлек

Шул чор эчендә уртача халык санына карата табигый артуның чагыштырмасы халыкның табигый артуы коэффициенты белән сыйфатлана. Гадәттә, коэффициент промиллеләрдә (санның меңнән бер өлеше, ‰ билгесе белән күрсәтелә) бирелә; туу һәм үлем дәрәҗәсенә һәм динамикасына нисбәттә ул уңай, тискәре һәм нульгә тигез (мәсәлән, 1993 елда ТР ның шәһәр халкы өчен) булырга мөмкин.

Татарстанда халыкның табигый артуы 1950 елларда максималь дәрәҗәгә җитә (1 мең кешедән чыгып исәпләгәндә якынча 20 кеше). 1960 елларда бу күрсәткеч кискен кими, 1969 елда 7,3 кеше тәшкил итә, һәм 1980 еллар ахырына кадәр шушы чиктә саклана (1983–1988 еллар керми, ул чорда халыкның табигый артуы югары була). 1990 елдан ТР да халыкның табигый артуы яңадан кими башлый, ә 1993 елдан (авыл җирлегендә 1992 елдан) беренче тапкыр үлем туудан артып китә: 2000 елда ТРда халыкның табигый кимүенең абсолют зурлыгы – 14277 (чагыштырмача зурлыкларда: республика буенча – 3,8, шәһәрдә –  3,0, авылда – 6,2).

Авыл җирлегендә 1969 елдан халыкның табигый артуы шәһәрләргә караганда кимрәк.

Чыганаклар

Республика Татарстан. 1920–2000: Стат. сб. К., 2001; 

Численность, состав и движение населения в Республике Татарстан в 2000 году: Стат. сб. К., 2001.